Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Тик тормас Ильяс

Укуда да, спорт өлкәсендә дә, өстәмә дәресләрдә дә җитез кадет егетебез Ильяс үткән көннәрдә Казан шәһәреннән тагын бер җиңү яулап кайтты. Бүгенге әңгәмә сабыр, түземле, кыю егетебез Ильяс Гарипов белән.

  • Ильяс, үзең турында сөйләп кит әле. Кайда туып үстең? Кайда укыйсың?
  • Мин Минзәлә шәһәрендә 1994 елның 24 июлендә тудым. 7нче сыйныфка кадәр татар гимназиясендә укыдым. 8нче сыйныфка мин Кадетлар интернат-мәктәбенә укырга керәм. Хәзерге вакытта мин шушы мәктәптә 11нче сыйныфта укыйм. Ни өчен бу мәктәпне сайладың дип сорасагыз, мин бер дә уйланмыйча әйтәм: "Шундый хәрбиләштерелгән мәктәптә укырга хыяллана идем".
  • Кадет мәктәбендә көн тәртибе нинди? Көнегез ничек үтә?
  • Безнең мәктәп Иске Маҗын авылында урнашкан. Шәһәрдә яшәүче балаларны иртәнге 7дә автобус җыеп ала, 8гә без мәктәпкә килеп җитәбез инде. Көн саен иртәнге физик күнегүләр һәм развод үткәрелә. Анда безгә көн тәртибен әйтеп китәләр. Сәгать 9 безнең дәресләр башлана. Гади дәресләрдән соң безнең өстәмә дәресләр үткәрелә. Ул ату буенча әзерлек, стройда йөрергә өйрәнү, парашюттан сикерергә өйрәнү, хәзерләнү дәресләре.
  • Нинди фәннәргә теләп йөрисең?
  • Татар теле, рус теле, тормыш иминлеге нигезләре һәм физкультура дәресләренә теләп йөрим. Татар теленнән үткәрелгән олимпиадаларында һәр елны катнашам. Менә быел да татар теленнән үткәрелгән олимпиаданың муниципаль этабында 3нче урын алдым.
  • Синең парашюттан сикергәнең бармы?
  • Әйе, мин былтыр парашюттан сикерү бәхетенә ирештем. Яз көнне мин беренче тапкыр сикердем. Теорияны мин яхшы белә идем, ләкин җирдә булганда ук курку хисе бар иде. Менә самолет өскә менеп китте һәм йөрәк тагы да ныграк тибә башлады. Ул хисләрне сүз белән әйтеп бетереп булмый. Ишекне ачу белән мин сикердем, уңышлы гына парашютны ачып җиргә төштем. Бу сикерү өчен миңа парашют спортының 3нче разряды бирелде. Әлбәттә мин үземнең мәктәбемә һәм укытучыларыма бик тә рәхмәтлемен, чөнки мин бу дәресләрдә армия сафларына тулаем әзерлек үттем. Гомумән, тормыш юлын үтү өчен әзерлек алдым.
  • Ильяс, мәктәптә шул кадәр вакыт үткәреп синең буш вакытың каламы? Дәрестән тыш нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?
  • Буш вакытым күбрәк булганда, мин көрәшкә йөри идем. Спортның бу төрендә бик күп бүләкләр алдым, бер ярышны да калдырмаска тырыштым. Быел мин 11 сыйныфны бетерәм һәм минем бердәм дәүләт имтиханы бирәсем бар, шуңа күбрәк вакытны укуга багышлыйм. Ә вакыт калса инде шулай ук сәламәт яшәү рәвешен алып барырга тырышам, нефтьчелщр спорт залында гер бүлегенә йөрим. Күптән түгел республика күләмендә үткәрелгән турникта күтәрелү буенча ярышта 2нче урынны алып кайттым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев