Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Укытучы һөнәре игенче һөнәре кебек

Мин укытучы һөнәрен игенче һөнәре белән чагыштырыр идем, чөнки игенче зур авырлык белән иген үстерә. Укытучы да нәни баланың күңеленә яхшылык орлыгы чәчә, белем бирә, тәрбияли.

Бүгенге заманада яшьләр нин­ди критерийларга карап укы­тучы һөнәрен сайлыйлар икән? Мондый сорау белән мин яшь укытучы Илдар Загидуллинга мөрәҗәгать иттем. Илдар Таш­кентта туган, Татарстанга күче­неп кайтып Минзәләнең 1нче санлы урта мәктәбен бишле билгеләренә тәмамлый һәм педагогия көллиятенә инфор­матика укытучысы белгечлеге буенча укырга керергә була. Биш елдан соң кызыл диплом алып чыга. Бүгенге заманда укытучы һөнәренә күп игътибар юнәлтәләр, аның дәрәҗәсен ничек тә күтәрергә тырышалар, шуңа күрә яшьләр янәдән укы­тучы һөнәрен сайлыйлар.

Илдар армия сафларыннан соң һөнәре буенча үзе бетергән мәктәпкә эшкә керә. "Ватаны­бызга булган бурычын бирергә, армия сафларында хезмәт итеп кайтырга тиеш" - дип әйтә ул.

Бүгенге көндә мәктәптә иң мөһим кешеләрнең берсе Илдар. "Информатика укы­тучыларына бүгенге көндә бик авыр. Балаларны укыту­дан башка, дәрестән тыш күп эшләр йөкләнә. Мәктәпләр информатизацияләнә, элект­рон журналлар барлыкка килде һәм бүтән фән укытучыларына ярдәм кирәк. Аннан башка "Ин­тернет-озын гомер" республика программа кысаларында пен­сионерларны компьютер белән эш итәргә өйрәтәбез", - дип сөйләп китте яшь укытучы. Гомумән, мөгаллим һөнәре иң катлаулыларның берсе һәм бу һөнәрне сайлаган ир-егетләргә без бигрәк тә хөрмәт белән ка­рарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев