Хуҗәмәт авылыннан Камил Шәймөхәммәтов халыкара олимпиадада җиңде
Ул 9 нчы сыйныфта укый
Х.Г. Хөсәенов исемендәге Хуҗәмәт урта мәктәбе укучысы Камил Шәймөхәммәтов математика буенча Владимир Николаевич Матвеев исемендәге Халыкара олимпиадада җиңүче булды.
8-11 сыйныф укучылары арасында ярышлар Әлмәт шәһәренең югары нефть мәктәбе базасында узды.
— Камил биремнәрне бик яхшы башкарды, үҗәтлек, логика һәм математиканы ярату халыкара дәрәҗәдә җиңүгә китерергә мөмкинлеген исбатлады, — дип хәбәр итәләр Х.Г. Хөсәенов исемендәге Хуҗәмәт урта мәктәбенең ВКонтактедагы рәсми сәхифәсендә.
В.Н. Матвеев исемендәге Олимпиада инженерлык, техник һәм табигый фәннәр белән кызыксынуны үстерүгә, чын талантларны ачыклауга һәм аларга югары мәктәпкә кергәндә өстәмә мөмкинлекләр бирүгә юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев