Зөләйха Нәбиева 3 медаль яулады
Минзәлә районыннан яшь йөзүче кыз республика ярышларында катнашты
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
12-14 октябрьдә Казан шәһәрендә 11-12 яшьлек кызлар һәм 13-14 яшьлек егетләр арасында йөзү буенча ТР Беренчелеге узды. Ярышларда Минзәлә шәһәренең «Юбилейный» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре дә катнашты.
Зөләйха Нәбиева (тренеры Альфир Сафиуллин) аеруча уңышлы чыгыш ясады
Ул 100 метр дистанциядә (баттерфляй) 2 урын, 50 метр дистанциядә (баттерфляй) 3 урын, 200 метр дистанциядә (кпл)3 урын яулады
«Зөләйханы һәм аның тренеры Альфир Гыйздулла улын яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!», дип хәбәр итәләр «Юбилейный» спорт мәктәбеннән.
Фото «Юбилейный» спорт мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев