Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Зөләйха Нәбиева Санкт-Петербургта Минзәлә данын яклады

Ул 5 дистанциядә ярышты

Минзәлә шәһәренең «Юбилейный» спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Зөләйха Нәбиева (тренеры — Альфир Сафиуллин) йөзү буенча «Весёлый Дельфин» Бөтенроссия ярышларында катнашты. 

Турнир 2024 елның 13-17 маенда Санкт-Петербург шәһәренең ССК Йөзү үзәгендә узды һәм рекордлы санда катнашучыларны 70 төбәктән 1051 спортчыны җыйды. 

Зөләйха Нәбиева Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясады һәм түбәндәге урыннарны алды:

— 100 м ирекле стиль белән — 73 нче урын; 

— 200 м комплекслы йөзү — 148 нче урын; 

— 800 м ирекле стиль белән — 161 урын;

— 4×50 м баттерфляй эстафетасы — 24 нче урын; 

— Күп бәйге ирекле стиль — 61 урын.

Команда зачетында Татарстан Республикасы — 5 урын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев