5 миллион 312 мең сум грант отты
Коноваловка авыл җирлегендә Ашпала күлендә Габдрәшит әфәнде балык үрчетү белән өч елга якын шөгыльләнә, аңа бу эштә улы Ринат ярдәм итә.
“2017-2020 елларга Татарстан Республикасында крестьян-фермер хуҗалыклары арасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен КФХ проектларын сайлап алу конкурсына йомгак ясалды. Әлеге конкурста республикабызның 7 районыннан 15 КФХ катнашты, шуның 10сы грант отты. Безнең районнан Ашпала авылы күлендә балык үрчетү фермасыннан Ринат Мухометзянов җиңеп чыкты һәм 5 миллион 312 мең сум күләмендә грант отты. 3 октябрь көнне Татарстан Республикасы Премьер- министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әлеге грантны Ринатка тапшырды. Ринат ел дәвамында 15-20 тонна балык үрчетеп сатарга планлаштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев