Минзәлә педагогик көллияте укытучылары Мәрҗани турында барысын да белә
Мәрҗани елының соңгы чарасы Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында узган республика фәнни-гамәли конференциясе булды.
Бөек мәгърифәтче тормыш юлы һәм иҗатына багышланган конференциядә Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогик көллияте вәкилләре катнашты. Укытучылар Гөлнур Гыйләҗетдинова, Илгизә Хәйруллина, Гөлназ Талипова, Алсу Гыймадиева, Ләйлә Шәйсуварова, Илфания Галиева эчтәлекле докладлар белән чыгыш ясадылар. Аларның мәкаләләре конференция материаллары буенча җыентыкка кертелде.
4А төркеме студенты Илүзә Шәйхәйдарова (җитәкчесе Алсу Гыймадиева) «Минзәлә өязендә Шиһабетдин Мәрҗани шәкертләре» темасына чыгыш ясады. (Тулырак докладны монда укый аласыз - редакция).
Конференциядә катнашучылар алдында Татарстан Республикасының танылган галимнәре чыгыш ясады. Кунаклар «Әлифба Музее» нда да булдылар, анда төрле илләрдән 80 гә якын әлифба китаплары җыелган.
Мария Камашева, укыту -методик эшләре буенча директор урынбасары.
Шунысын да билгеләп үтик, "Татар-информ" хәбәр иткәнчә, күптән түгел Казанда Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл ачылды.
Фото "Татар-информ" нан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев