Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыл халкын эшлекле итүдә терәк кирәк

Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районында Актаныш, Зәй, Мөслим, Сарман, Түбән Кама һәм Минзәлә районнарының авыл җирлекләре башлыклары өчен җирле үзидарәләрнең актуаль мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмә узды.

Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы җитәкчесе урынбасары Юрий Камалтдинов, Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары-Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, Татарстан республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм башка бик күп министрлык вәкилләре  катнашты.

Семинар-киңәшмәдә катнашучылар башта Югары Тәкермән авылындагы Салават Хасаншин КФХсының эшчәнлеге белән таныштылар. КФХ үз эшчәнлеген 2015 елда башлап җибәргән иде. Бүгенге көндә хуҗалыкта 25 баш суярлык үгез һәм 33 баш 1,5-2 центнерлы бозау  бар.   Алдагы бер ел эчендә савым сыерлары санын 15 башка җиткерергә уйлый. Әле моның өстенә Салаватның умарталыгында 40 баштан артык умарта да бар, елга ул һәр баш умартадан 35-40 килограмм бал ала. КФХ өч кешене эшле иткән. Аннары “Дәүләтов” КФХсы эшчәнлеге белән танышу булды. Дәүләтов” КФХсының 620 гектар җире бар, ул шуның 205 гектарында бәрәңге, 265 гектарында төрле яшелчәләр: суган, аш чөгендере, кишер, торма һәм башкасын үстерә.  Бу КФХ елга 8 мең тоннадан артык яшелчә үстереп сәүдә челтәрләренә озата. Яшелчәләрне 1 майга тикле сатып бетерә. Фермер авылдагы 11 кешене эшле иткән.

Чараның пленар өлеше  Югары Тәкермән авылының мәдәният йортында үтте.  Юрий Камалтдинов әлеге семинар быел республиканың  6 нчы зонада булуын билгеләп үтте, авыл җирлекләренең инфрактурасын яхшыртуга юнәлдерелгән республика, президент программаларының гамәлгә ашырылуын бәян итте. Авыл кешеләренең гаилә бюдҗетына файда китерерлек эшкә җәлеп итәргә кирәклеген азсызыклап үтте. Авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп болай диде:

-Безнең бурыч Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә республика хөкүмәте кабул итә торган программалар аша республика һәм район дәрәҗәсендәге күрсәтелгән ярдәм турында сөйләү, аларны авыл халкына аңлату. Әлеге чаралар беренче чиратта авылларның яшәү рәвешен саклап калуга юнәлдерелә. Авылда яшәүчеләрне эшле итү, төрле программалар аша ярдәм күрсәтү, җитештерүчеләрне кооперативларга берләштерү-семинарда әлеге тема көнүзәк буларак күрсәтелде.

Ришат Хәбипов язгы чәчүне уңышлы тәмамладык, хәзер киләсе атнадан җәмәгать терлекләренә азык хәзерләүгә керешәчәкбез, дип сүзен башлады. Авылда кече хуҗалыкларга ярдәм итү чаралары турында сөйләп китте. Бу юнәлешкә ел саен республикабыз 2 млрд. сум акча бүлеп бирә. Ул үз чыгышында Татарстан Республикасында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга каралган ярдәм чараларының төрләре турында да әйтеп китте. Фермерларга ярдәм итү максатларында  “КФХ базаларында терлекчелек фермаларын үстерү”, “Яшь фермерларга ярдәм”,  “Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү” программалары һәм башкалар гамәлгә ашырылачак. Чыгышының ахырында министр урынбасары авылда үз бизнесын үстерүгә әзер булганкешеләрне эзләп табып, аларга мәгълүмат бирү эшен көчәйтү зарури, диде.

Әгъзам Гобәйдуллин элек авылдагы проблемаларны колхоз-совхоз җитәкчеләре хәл итсәләр, хәзер авыл халкының бар проблемасын авыл җирлекләре башлыклары хәл итә һәм бөтен җаваплылык сезнең өстә дип башлады үз сүзен.  КФХлар, шулай ук төрле программалар аша ярдәм күрсәтү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да мөгезле эре терлекләрнең баш санын саклап калу мөһим. Авылларда эш башлаучыларга авыл җирлеге башлыклары ярдәм итәргә тиеш, кешене үзен генә калдырырга ярамый. Авылларда тормыш дәрәҗәсе шәһәрнекеннән ким булырга тиеш түгел.

Семинарда төрле министрлыкларның вәкилләре чыгыш ясап, авыл җирлекләре башлыкларына төрле проблемаларны хәл итү буенча киңәшләрен бирделәр. Семинарда авыл җирлекләре үзләрен борчыган сорауларга да җавап алдылар.

Югары Тәкермән авыл җирлеге аграр җитештерүендә шәхси хуҗалыкларның һәм КФХларның өлеше елдан-ел арта. Соңгы елларда КФХлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар Югары Тәкермән авыл җирлегенең социаль йөзен яхшыртуга һәм үз авылларында көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев