Бүген иртәнге 4 сәгатьтә минзәләлеләр Татарстанның Спас районына, традицион Изге Болгар җыенына кузгалдылар.
Мөселманнарга автобусны "Юность" боз сарае бирде. Җыенга баручы 40 кеше арасында авыл имамнары һәм мөәзиннәр, мөгаллимәләр, авылларда мөслимәләр белән эшләүче җитәкчеләр һәм актив ханымнар бар.
922 нче елда Идел буенда ислам динен кабул итүгә багышланган чара Болгар музей-тыюлыгы мәйданында оештырыла. Изге сәфәрегез уңышлы һәм иманлы булсын, мөхтәрәм кардәшләребез!
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев