Аю авылында зиратта өмә үткәрделәр
Көн темасы

Аю авылында зиратта өмә үткәрделәр

40 лап авылдаш, кайткан кунаклар катнашты



Минзәлә районы Аю авылында елга ике тапкыр зиратта печән, үлән чабу оештырыла.

Айрат Галимов, Аю авыл җирлеге башлыгы:

— Зиратыбызның мәйданы да зур, 3 гектарга якын. Чистада, тәртиптә тотарга тырышабыз. Ягулык, майларны алырга авылыбыз имам-хатыйбы Рәфкат хәзрәт Ялалов акча бирә, кайта алмаган авылдашлар да акча җибәрә кирәк-яракка. Һәрбер катнашкан кешегә Аллаһы Тәгалә саулык, сәламәтлек бирсен. Вафат булган авылдашларның, туганнарның җаннары җәннәттә булсын.


Нет комментариев