Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсенең Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы Альберт Тимерханов «Чишмә» 10 нчы балалар бакчасы хезмәткәрләре белән инструктаж үткәрде.
— Барлык хезмәткәрләр дә янгын сүндергечләрне куллану тәртибен өйрәнделәр, шулай ук автоном янгын извещательләрен файдалану кагыйдәләре белән таныштылар. Янгын куркынычсызлыгы һәм гадәттән тыш хәлләр, гражданнар оборонасы буенча тулы инструктаж үткәрелде, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га балалар бакчасы мөдире Энҗе Хәкимова.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев