Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыл шәһәрне сыйлады: Минзәләдә Яңа ел ярминкәсе

Яңа ел бәйрәме алдыннан үткәрелгән ярминкәдә Октябрь мәйданында сәүдә рәтләре тезелде.

Биредә районыбыз хезмәтчәннәре бәйрәм алды ярминкәсе уздырды.  Тирә-юньгә моң агыла, район үзешчәннәре иң яхшы чыгышлары сокландырды. Сәүдә рәтләре   мул, купшы, матур итеп бизәлгән.  Гадәттәгечә ярминкәгә барлык авыл җирлекләре һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре, авыл җирлекләре, фермерлар һәм ярдәмче хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр катнашты. Товарларның киң ассортиментын тәкъдим иттеләр.

Сәүдә палаткаларында нинди генә товар тәкъдим итмиләр-сыер, сарык, дуңгыз итләре, май, сөт, йомырка, өй шартларында консервланган ризыклар, икмәк эшләнмәләре, көнкүреш-кирәк яраклары да җитәрлек. Яңа ел алды ярминкәсенә районыбызның барлык авыл җирлекләре дә әзерләнеп килгәннәр. Үзләре әйтүенчә, алар иртәнге 4 тән аяк өстендә, Иртәнге сәгать 7.30 да сәүдә әзер иде инде. Халык сыер, дуңгыз, сарык һәм кош итләрен Яңа ел бәйрәменә бик яратып алды, эшмәкәрләр алып килгән икмәк булка ризыкларына, сөт продукцияләренә дә сорау зур булды. Ярминкәдә кышкы ассортимент товарларыннан шәл, оекбаш, бүрекләр алып килгән. Төрле фасондагы һәм үлчәмдәге шәлләрне дә яратып алдылар минзәләлеләр.

 Район башлыгы Айдар Салахов район мәдәният йорты янында минзәләлеләрне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләде, алдагы елда да зур уңышлар, сәламәтлек һәм бәхет теләде. Минзәлә шәһәре халкы өчен бәйрәм алды ярминкәләре оештыру матур традициягә әйләнде. Авыл хезмәтчәннәре җитештергән продукциягә тел-теш тидерерлек түгел. Мондый мул ярминкәләр көз башыннан үткәрелә, аны үткәрүдә районыбызның авыл җирлекләре һәм эшмәкәрләрнең актив катнашуын азсызыклап үтте.

Шулай ук “Мензелинские зори” агрофирмасы Калморза хуҗалыгы һәм “Органик групп-Минзәлә ”   , СПСК “Восток” кооперативы, СПСК “А.Исламов”,“Заиковский” хуҗалыгы  алып килгән иткә дә сорау зур булды. СПСК “А. Исламов” кооперативы 7 түшкә сыер ите 5 түшкә дуңгыз ите алып килгән иде. “Мензелинские зори” агрофирмасы 2 шәр тонна катнаш азык һәм бодай,, “Органик групп-Чулман” 4 тонна арпа һәм бодай алып килгән. Минзәләдән Илгиз Сахапов үз хуҗалыгында үстерелгән суелган куян ите дә үтемле булды.Ул куян итенең килосын 350 сумнан сатты.  Минзәләнең балык участогы да  тоннага якын төрле балык алып чыккан, һәрвакыттагыча балыкка да сорау зур булды. Әнә Юрий Горбунов балыкны үзенә генә алмаган күршеләре өчендә ул 10 килодан артык балык сатып алган. Наратлы Кичү авылыннан Айзат Курбанов алып килгән колбасага да сорау зур булды. Тупач авылыннан  Рифкат Хәкимуллин, Наратлы Кичү авылыннан Диләрә Сафиуллина бик күп каз һәм тавык алып килгән.  Воровский авыл җирлеге  эшмәкәре дә Фәнис Зиннуров 7 түшкә сарык, ике түшкә дуңгыз  итен тиз арада сатып бетерде. Фәнис сарык итенең килосын 350, дуңгыз итен 250 сумнан җибәрде.

-Оештыручыларга бик зур рәхмәт, ассортиментта зур, бәяләр дә чамалы, сатучылар да ачык йөзле. Мин итне һәрвакыт Калморза сатучыларыннан аламын. Без-минзәләлеләр өчен чын бәйрәм инде,-дип рәхмәтләрен җиткерде пенсионер Светлана Митюшкина. Светлана ханым яңа ел табынына куярга СПСК “ Восток” кооперативыннан сыер теле дә сатып алды. Ярминкәдә сәүдә рәтләре белән иртәннән район башлыгы Айдар Салахов, район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев һәм район җитәкчелеге дә танышып чыкты, алар ассортимент, халык фикере белән кызыксындылар. Һәр палатка янында тукталып, товарлар, аларның бәясе, сатучылар белән аралаштылар.

Ярминкәдән фотогалерея һәм видео карагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев