Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Барысы 13 процент чәчәсе калды

Районыбыз хуҗалыкларында сабан бодае 12982 гектарда җир куенына иңдерелде, бу планлаштырылганның 83,2 проценты дигән сүз.

Барысы 30425 гектар сабан культуралары чәчелде, бу планга карата 87,6 процент башкарылган. Техник культуралардан рапс 1800 гектарда чәчелде. Шулай ук берьеллык үләннәр 300 гектарда җир куенына иңдерелде. Сидераль пар өчен 1000 гектарга якын горчица чәчелде. “Әнәк” агрофирмасы 531 гектар шикәр чөгендере чәчеп, планны 136,9 процентка үтәде. “Туган як” агрофирмасы игенчеләре 923 гектарда көнбагыш чәчтеләр, бу планга карата 100 процент тәшкил итә. “Мензелинские зори” агрофирмасы хезмәтчәннәре 4501 гектар шикәр чөгендере чәчеп куйдылар, бу агрофирма игенчеләре арпа чәчүне дә төгәлләделәр. “Заиковский” хуҗалыгы игенчеләре дә иртә сабан культуралары чәчүне 101 процентк5а башкарып чыктылар. “Дәүләтов” КФХсы 80 гектарга якын яшелчәләр чәчте, 70 гектардан артык бәрәңге утыртты. Районыбызның “Мензелинские зори” агрофирмасы һәм “Калморза” хуҗалыгы басуларны корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртә башладылар. Барысы үсемлекләр тишелеп чыкканчы-5200, тишелеп чыккач 2600 гектарда тырмаланды. Районыбыз кырларында алты дистәгә якын агрегат эшли. Бүген   район башлыгы Айдар Салахов җитәкчелегендә бер төркем белгечләр атналык план нигезендә районыбыз кырларын, фермаларын,җәйләләүләрен карап чыктылар. Алар кырларда уҗымнарның торышын карадылар, мөгезле эре терлекләрне ашату, карау, тәрбияләү технологиясен контрольдә тоттылар. Бүгенге көндә район буенча һәр сыердан уртача түлеклек савым 11,1 килограмм тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев