Эдуард Ягафаров редакциягә кергән саен сөйләшер сүзләр бер-берсенә тезелеп кенә тора.
Бу юлы да, редакция коллективы фронтка әзерләгән гуманитар ярдәмне алырга кергәндә, Минзәлә волонтер төркемнәре шатландырырлык бер хәбәр сөйләде:
— Үзебез аралашкан частьларга Минзәлә вонтерлары әзерләгән коры ашларны даими алып барабыз. Шул частьта булган якташыбызның әнисе икенче көнне тагын берничә коробка кипкән аш сорагач, аптырап киттем. Әңгәмә барышында шул аңлашылды: без барган часть солдатлары күрше подразделение сугышчыларын шушы аш белән сыйлаганнар икән. Безнең итле аштан телләрен йота язганнар.
Чынлап та, Минзәләдә коры ашлар әзерләү белән бик күп кеше шөгыльләнә. Ингредиентлар җитәрлек, әмма төркемнәрдәге аралашуны күзәтеп барганда иткә кытлык сизелә башлавын сиздем. Хуҗалык җитәкчеләре мөрәҗәгать иткәч, баш тартмыйлар, анысы. Әмма бу процессны даими итәргә иде бит. Волонтерлар белән оешмалар арасындагы хезмәттәшлекне җайга салучы вәкилләр бу системаны контрольдә тотсыннар иде.

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев