Район үзәк хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлекчәсен төзү эшләре кызу темпларда, график буенча бара, инженерлык коммуникацияләрен үткәрү буенча проблемалар юк, диде район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Дмитрий Чухланцев.
Объектны ноябрьгә тәмамлау планлаштырыла.
Хәзерге вакытта төп игътибар бинаның эчке ягында бизәү, инженерлык коммуникацияләрен үткәрү эшләренә бирелә.
–Сыйфатны күздән ычкындырмыйча, эчке бизәү эшләрен тизләтеп, территорияне төзекләндерү эшләрен игътибар үзәгендә тотарга, бигрәк тә брусчаткалар җәю, территорияне асфальтлау эшләрен соңартмаска, дигән таләпләр куелды подрядчыга.
Безнең өстәмә
Төзелеш эшләрен башкарганнан соң ПДОны мебель һәм диагностик җиһазлар белән тулыландыру планлаштырыла. Болар медперсоналга авыруларга тиз һәм үз вакытында тиешле медицина ярдәме күрсәтергә ярдәм итәчәк.
Наил Мөбәрәкшин, район үзәк хастаханәсе баш табибы:
–Яңа кабул итү-диагностика бүлеге файдалануга тапшырылу безгә зур мөмкинлекләр ача:смотр, диагностика палаталары, шокка каршы зал, инфекцион изолятор булачак. Хроник, планлы авыруларны кабул итү дә аерым башкарылачак. Санитар эшкәртү өчен дә аерым бүлмә җиһазланачак. Кабул итү-диагностика бүлеген финанслау ТР средстволары исәбенә башкарыла.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев