Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Егетләребезгә чиксез Ватаныбызның төрле төбәкләрендә хезмәт итәргә туры киләчәк

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында Армиягә чакырылучылар көненә багышланган армиягә озату тантанасы булып үтте.

Чараны район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев ачып җибәреп болай диде:

-Армия хезмәте –зур граҗданлык җаваплылыгы һәм чын ир-егетнең изге бурычы, -дип ассызыклап үтте.Ул хәрби комиссариатның илебез оборонасын ныгыту буенча шактый эш башкарганлыгын ассызыклап үтте. Хәрби комиссариат хезмәткәрләренең максатчан юнәлештә эш алып барулары нәтиҗәсендә районыбыз яшьләрендә илебезне саклауга, Россия Федерациясе Кораллы көчләре сафларында лаеклы хезмәт итәргә омтылыш формалаша. Районның хәрби комиссары Сергей Владимиров 2019 елның апрель аеннан башлап быелның 15 июленә чаклы граҗданнарны хәрби хезмәткә чакыру турында РФ Президенты Владимир Путинның указын һәм оборона министры Сергей Шойгуның граҗданнарны хәрби хезмәткә чакыру турындагы приказын укыды. Призывниклар көненә багышланган чарага шәһәребездә туып үскән, РФ прокуратурасының мактаулы хезмәткәре” һәм хәзерге вакытта запастагы юстиция полковнигы Владимир Хохловта кайткан иде. Ул үз чыгышында армия егетләрдән чын ирләр ясый торган мәктәп ул. Дуслыкның кыйммәтен армиядә аңлыйсың. Ватан өчен җаваплылык та шунда тәрбияләнә.  Ватанны саклау-һәр кешенең, бигрәк тә һәр ир кешенең иң изге бурычы! Армия хезмәтен үткән кеше үз өчен генә түгел, башка кешеләр өчен дә җавап бирә.Хәрби хезмәткә киткән барлык якташларыбызга исән-сау, сәламәт булып, җаваплы бурычларын лаеклы башкарып кайтуларын телим.  “Татарстан-Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте Югары башкарма советы рәисе Алсу Тарханова котлады.

-Сездә төрле юнәлешләр буенча барлык эшләр дә оештырылган. Республика хәрби комиссариатында сезнең эшегезне югары бәялиләр. Ул район хәрби комиссары Сергей Владимировның республика буенча яхшы эшләгәнен ассызыклады, Минзәлә хәрби комиссариатында лаеклы хезмәткәрләр әзерләгәнен билгеләп үтте.

 

Сәхнәдән бик күп котлау сүзләре яңгырады. Чарада “Бора” кораблендә хезмәт итеп кайткан матрос Александр Коринчюк, контракт буенча  Кунашир утрауында хезмәт итүче рядовой Сергей Антонов булачак солдатларга үз киңәшләрен җиткерделәр. Хәрби хезмәткә чакырылучыларны дин әһелләре-иерей Роман атакай, Рәмзил хәзрәт Садыйков тәбрикләп болай диделәр:

-Егетләребез армия хезмәтенә китә. Бу ир-егет тормышында җитди этап һәм моны һәркем үтәргә тиеш. Сезгә ныклы сәламәтлек, ихтыяр көче, чыдамлык, үз-үзегезгә ышанганлык, акыллы командирлар, ышанычлы тугры дуслар табуыгызны телибез. Намус белән лаеклы хезмәт итегез, без сезне исән-сау килеш көтеп калабыз. Ходай сезне сакласын. Ата-аналар исеменнән Иске Иркәнәш авылыннан  Ләйлә Кәбирова чыгыш ясады, сезнең белән шатлыклы көннәребез күп булды,  шушы көннән башлап, егетләребезнең яңа тормыш этабы башлана. Алда сезне бик күп кызыклы очрашулар көтә, ел буе илебезне иңне-иңгә куеп, бергәләп сакларлык иптәшләр дә табарсыз. Бер елны әрәмгә уздырмагыз, начар гадәтләрегезне бетереп, тормышны алып барырлык булып, исән-имин туган якларыбызга әйләнеп кайтыгыз егетләр, райондашларыбыз. Без сезне көтәрбез. Җавап сүзе белән аның улы Азамат Кәбиров чыкты. Сәхнәгә язгы чакырылышның 38 егете күтәрелде. Бу көнне аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Районыбыз яшьләре физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнәләр. Районыбызда Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының “Хезмәткә һәм оборонага әзер” лек (ГТО) нормаларын тапшыручылар елдан-ел арта.  Тантаналы чара кысаларында 5 баскычын, ягъни алтын медальгә  үтәгән егетләребезне дә бүләкләп киттеләр. Менә алар: игезәкләр: Айнур һәм Айдар Вагизовлар,(гимназия), Әнвәр Нигъмәтҗанов(3 урта мәктәп), Николай Захаров һәм Владислав Владимиров(икесе дә 1 урта мәктәптән), Вадим Ильин(Минзәлә педагогия көллияте). Шунысы шатлыклы бу егетләрнең берничәсе быел Кораллы көчләр министрлыгының югары уку йортына керәчәк.    

Бу күркәм чараны кадетлар мәктәбенең Сергей Курченков җитәкчелегендәге тынлы оркестры бизәр торды. Алар елдан-ел осталыкларын чарлый. Бәйрәм барышында әлеге темага кагылышлы җырлар яңгырады, биюләр башкарылды “Умырзая” хореографик ансамбле(Роза Биктагирова), Рифнур Кәбиров, Софья Лебедева, “Сердәш” вокаль ансамбле, Ләйлә Фаррахова, Маргарита Янонис, Минзәлә медицина училищесы студентлары чыгыш ясадылар.

Акцент. Язгы чакырылышта хәрби хезмәткә 38 минзәләле чакырулы,1 апрельдә язгы чакырылыш старт алды. Бу чорда 20-27 яшьлек хәрби хезмәткә яраклы булган, армия хезмәте кичектерелмәгән яшь егетләребез армия хезмәтенә алына. Хезмәт срогы әлегә элеккечә кала бирә-бер ел булачак. моннан тыш тагы 15 кеше контракт буенча хәрби хезмәткә чакырылган. Безнең егетләрнең күпчелеге Үзәк хәрби округта хезмәт итәчәк. Азмы-күпме әзерлеге булган егетләрне шефлык элемтәсе буенча георй шәһәр Севастопольгә хәрби –диңгез флотын комплектлаштыру өчен “Бора”корабленәхезмәт итәргә  җибәреләчәк. Хәрби исәп белгечлеге буенча әзерләнгән яшь буын алынган белгечлекләре буенча хезмәт итәчәк. “С” категорияле машина йөртүчеләр, механик машина йөртүче, парашютчы. Бүгенге яшьләр арасында хәрби хезмәтнең абруе елдан-ел арта бара, хәрби патриотик тәрбия яхшыра(бу чара моның ачык мисалы булды), илебез каршындагы хәрби һәм патриотик бурычны тирәннән аңлау формалаша.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X