Гасыр төзелеше: яңа юлдан көн саен уртача унике мең машина йөргән
Көн темасы

Гасыр төзелеше: яңа юлдан көн саен уртача унике мең машина йөргән

Чаллыга кермичә Түбән Кама аша Казанга баручы юл хакында үзебезнең төркемдә видео да, фотогалерея дә әзерләдек.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ

Минзәлә журналистлары ул юлдан беренчеләрдән булып үттеләр. Шул вакытта яңа юлга кагылышлы саннар белән таныштырырга вәгъдә биргән идек.

Менә алар:
-22 декабрь- 21 гыйнварда ( исәпне яңа супер күпердә алып барганнар) тәүлегенә 17945 машина үткән;

-Икенче гыйнвардагы рекорд — 38 мең;

— юлның озынлыгы 81 чакрым;

— яңа суперны (озынлыгы1,3 километр) да кертеп, ун күпер бар трассада;

— алты развязка, унбер путепровод, төрле биеклектәге биш юллар кисешен үтәсе була. Алар югары тизлектә барырга комачауламый;

— Автор күзәтүе — чакрым белән караганда Минзәләдән Казанга юл ерагайса да, тизлек аркасында кимендә ярты сәгатькә (без бер сәгатькә) алданрак барып җиттек; 

— Казанга түләүле Воскресенский трассасы аша керсәң, тагын да тизрәк булачак.


Нет комментариев