Кадрәк авыл җирлегендә үзара салым аша бик күп эшләр башкаралар
Көн темасы

Кадрәк авыл җирлегендә үзара салым аша бик күп эшләр башкаралар

Авыл җирлекләрендә җыеннар дәвам итә.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)

Башлыклар традицион төстә хисап тота, клубларга килә алган авыл кешеләре ветеринария, урман хуҗалыгы вәкилләренең, полиция участок уполномоченныеларының мәгълүматын тыңлый. Авыллар өчен генә хас булган проблемалар буенча сораулар була.


Кадрәк авыл җирлегендә үткән елда башкарылган эшләр исемлеге һәрвакыт күп була. Хәлил Нәбиуллин хуҗалыклы җитәкче буларак, үзара салым акчасына төрле объектларны кертә. Алар хакында акча җыйганчы ук әйтеп куя. Эшләр беткәч, ел саен, авыл тормышында актив катнашучыларны бүләкли. Быел да шулай булды. Бүләкләр дә тапшырылды, проблемалар хакында да ачылып сөйләштеләр. Үзара салым акчасына нинди эшләр башкарылачагы да әйтелде.


Нет комментариев