Кемнеңдер бурычыннан намуслы кешеләр җәфалана
Минзәлә шәһәре һәм районында 172 күпкатлы йорт исәпләнә, нигездә һәрбер йортта бурычлылар бар. Әлеге йортларда яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен 8 миллион сумнан күбрәк бурычлары җыелган. Роман КОРОТИН, Идарәче компания директоры
Минзәләдә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлылар буенча рейд үткәрелде. Әлеге рейдта суд приставлары хезмәте, шәһәр башкарма комитеты, Идарәче компания, Коммуналь челтәрләр, “Гринта”, “ЕРЦ”-“Татэнергосбыт” ҖЧҖнең Минзәлә участогы вәкилләре катнашты.
Чараның төп максаты – берничә меңнәрчә бурычлары җыелган минзәләлеләрне торак-коммуналь хезмәтләргә түләргә чакыру. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, кайбер күпкатлы йортларның торак һәм торак булмаган биналарыннан файдаланучылар, фатир хуҗалары еллар буена счет-квитанцияләр буенча түләмичә үзләренең йортларының киләчәген куркыныч астына куялар. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр тулысынча кермәү аркасында теге яисә бу йортта фәкать аварияләргә бәйле яки ашыгыч эшләр генә башкарыла, ә йортларны төзекләндерү яки ремонтлау планын төзү мөмкинлеге калмый. Бурычлыларның шушы гамәлләре аркасында аларның күршеләре җәфалана дигән сүз.
Суд приставлары вәкилләренең шундый вәкаләтләре бар: алар бурычлының мөлкәтенә опись сала, аннары аны конфискацияләп, сата алалар. Рейд барышында анда катнашучылар бурычлары ифрат күп җыелган 7 адрес буенча чыктылар. Алар белән аңлату эшләре башкарылды, “салкын су белән тәэмин итү“ коммуналь хезмәтен чикләү турында уведомлениеләр тапшырылды, исәпләү приборлары күрсәткечләре алынды, мөлкәтләренә – көнкүреш техникасына арест салынды.
Бурычларны киметү йөзеннән, мондый рейдларны даими рәвештә, атна саен үткәрү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев