Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ленар Загриев гаиләсен Рөстәм Миңнеханов кунакка чакырды

Районыбызның данлыклы көрәшчесе, Татарстан Республикасының көрәш буенча спорт остасы Ленар Загриевны гаиләсе белән Татарстан Республикасының Рәисе Рөстәм Миңнеханов кунакка чакырды.

(Дилфас Галиев «Мензеля-информ»). 

Республика көне уңаеннан, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән бергә Татарстаныбызда яшәүче үрнәк гаиләләрне кабул итә.

Әлеге чарада ТР Рәисе 25 нче август көнне Казан Кремелендә үрнәк гаиләләрне кунакка җыя. Анда быел шәһәребездә гомер итүче Ленар Загриев гаиләсе барачак. Ленар озак еллар шәһәребез гимназиясендә балаларга физик тәрбия бирә, аларны татарча көрәш серләренә төшендерә. Тормыш иптәше Гөлнара ханым да гимназиядә татар теле һәм әдәбияты укыта.

Бу уңган гаилә ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев