Шәһәребездәге 3 нче санлы территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Надежда Волощенко, “Татмедиа”АҖнең “Минзәлә-информ” филалы белән берлектә үткәрелгән “Иң яхшы йорт яны территорияләре”, “Минем йортым урамны, ә урам шәһәребезне бизи” дигән бәйге ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде.
Конкурста теләге булган һәркем – үзе яшәгән йортның матурлыгына гына түгел, шәһәрнең матурлыгына, төзеклегенә битараф булмаганнар катнашты. Балалар иҗат йортының актлар залында үткәрелгән бәйгегә йомгак конкурста катнашучылар һәм җиңеп чыгучылар өчен бәйрәмгә әверелде.
– ТОС №3 территориясендә барлык чаралар ТАССРның 100 еллыгына багышлап үткәрелә. Безнең районга, шәһәребезгә башкарган матур эшләрне искә төшереп, үткәнебез һәм бүгенгебез белән горурланырлык эшләребез бар, – диде Надежда Константиновна өмәләрдә, йорт яны территорияләрен төзекләндерүдә актив катнашучыларның исемнәрен берәм-берәм санап үткәндә.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева күпкатлы һәм шәхси йортларда яшәүчеләр арасыннан башкаларга үрнәк күрсәтеп, өмәләрдә, төзекләндерүдә актив катнашкан җиңүчеләрне сәхнә түренә чакырып котлады, аларга район башлыгының Рәхмәт хатларын, ТОС№3 җитәкчесе Надежда Волошенко дипломнар тапшырды.
Бәйрәмнең иң кульминацион ноктасы җитте. “Иң яхшы күпкатлы йорт яны территориясе”, “Иң яхшы шәхси йорт яны территориясе”, “Иң яхшы подъезд”дигән номинацияләр буенча җиңүчеләрнең исемнәре яңгырады.
Флүрә Мусина, “Минзәлә” район газетасының мөхәррир урынбасары:
–Бүгенге чара гадәти түгел: биредә шәһребезнең актив, хезмәт сөючән кешеләре –конкурста җиңүчеләр җыелган. Без барыбыз да шәһәребездәге ТОС җитәкчеләренең нинди эш алып баруларын яхшы беләбез. Алар актив җәмәгать эшчәнчлеге алып баралар, көч-куәтләре ташып тора. Ә без, журналистлар, аларның эшчәнлеген газета битләрендә, сайтыбызда даими яктыртып барабыз. ТОС№3 җитәкчесе Надежда Волошенко безнең “Минзәлә-информ” белән конкурс үткәрергә инициатива күрсәтте һәм сүзендә торды. Ә бәйрәмгә конкурста катнашучылар һәм җиңүчеләр генә түгел, ә безнең дусларыбыз – газета укучылар да җыелган. Шуңа күрә без җиңүчеләргә сюрприз әзерләдек: җиңүчеләргә “Татмедиа”АҖнең “Минзәлә-информ” филиалының бүләкләрен тапшырабыз. Шул бүләкләр арасында иң мөһиме – 2020 елның беренче яртысына район газетасына подписка.Беренче ярты еллыкка подписка бездән бүләк, ә икенче яртыеллыкка редакциягә килеп, үзегез язылырсыз дип ышанабыз. Теләгебез шул – сез яшәгән йортлар шәһәребезне тагын да ныграк матурласын!
Мондый конкурслар, беренчедән, халыкның игътибарын җәлеп итә, икенчедән, урамнарны, йорт яннарын чистарту, төзекләндерү, чәчәкләр утыртуга әйди, йортларны карап,төзек хәлдә тотуга омтылышын көчәйтә, дигән максаттан үткәрелсә, аның төп максаты – шәһәребездә яшәүчеләрне бердәмлеккә өндәү. Күмәк чараларда катнашып, шул хакта газета битләрендә укып белер өчен, “Минзәлә”-“Мензеля” газетасын укучылар саны тагын да артыр дип ышанабыз.
Конкурста кемнәр җиңеп чыкты? Бу хакта “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының алдагы санында укып танышырга мөмкин.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев