Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә мөселманнары Ураза гаетен билгеләп үттеләр

Бәйрәм вәгазендә тәкъвалык һәм туганнар, күршеләр белән дус-тату яшәү темалары күтәрелде

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Минзәлә мәчетендә Ураза гаете уңаеннан бәйрәм намазы укылды. Быел гает намазы узган елдагыдан күбрәк мөселманнар катнашуы белән аерылып торды.

Бәйрәм вәгазендә район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков:

— Ел да һәр мөселман зарыгып көтеп ала торган Рамазан ае гыйбадәт кылу, изге гамәлләр кылу, күңелебезне пакъландыру чоры, мөселман туганнарыбыз, дин кардәшләребез белән очрашу, мәҗлесләр үткәрү чоры булды. Шул ук вакытта һәр көнебезне яхшы гамәлләр кылуга, Аллаһка якынаюга багышларга кирәклеген онытмасак иде, — дип тәкъвалык, сабырлык кебек сыйфатларның мөһимлеген, туганнар, нинди генә милләттән, динән булсалар да күршеләр белән дус-тату яшәргә кирәклеген искәртте. Шулай ук хәзрәт мәчет каршындагы курсларда белем алуда тырышлык күрсәтүче яшь мөселманнарга бәйрәм күчтәнәчләре тапшырды.

Мәчеткә килгән мөселманнарны котлап, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфар Халиков Ислам диненең татар халкының яшәешенең аерылыгысыз өлеше булуын, киләчәк буыннарны тәрбияләүдә мөһим ролен билгеләп үтте.

Бәйрәм намазыннан соң мөслимәләр мәчет ишегалдында чәй өстәле әзерләгәннәр иде. Килгән һәркем кайнар чәй, тәмле коймактан авыз итеп кайтып китә алды.

Бер төркем мөселманнар үзләренең Рамазан ае, Ураза гаетенә карата булган фикерләре белән дә уртаклаштылар. Аларны «Минзәлә» газетасының алдагы санында язып чыгачакбыз.Киләчәктә дә бергә калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев