Минзәлә районы башлыгы Ураза бәйрәме белән котлый
Хөрмәтле райондашларым! Барлык мөселманнарны изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән котлыйм!
Бу бәйрәм дөньяның барлык мөселманнары тарафыннан билгеләп үтелә һәм традиция буенча, безнең республика һәм район халкы өчен иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Анда татарларның — ислам диненең күп гасырлык традицияләре, аның югары әхлакый идеаллары чагылдырылган.
Барлык дин тотучылар өчен бу бәйрәм рухи чистарыну, мөмкин кадәр күбрәк игелекле гамәлләр кылу, якыннарыбызны кайгырту һәм ихтирамлы игътибар омтылышын гәүдәләндерә. Бу бәйрәм районыбызда яшәүче төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы дуслыкны ныгытырга ярдәм итә.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, тынычлык һәм игелек телим!
Бәйрәмнәр якты һәм шатлыклы булсын, күңел тынычлыгы һәм гармония китерсен.
Ихтирам белән, район башлыгы Айдар Салахов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев