Мәчет төзелешенә, мәхәлләнең бүгенге яшәешенә үз өлешен кертүчеләр хөрмәтләнде
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Минзәлә районында Гөлек авылында мәчетнең 30 еллыгы уңаеннан оештырылан чара ике өлештән торды.
Мәчет төзелеш тарихына кагылышлы истәлекләр, котлаулар, авылдашлар, кайткан кунакларның чыгышлары белән үрелеп барган беренче өлеш Гөлек авылы мәдәният йортында үтте. Урыс авыл җирлегенең уңган хуҗабикәләре кунакларны ачык һавада мичтә пешкән коймаклар, кайнар чәй белән каршы алдылар.
Бәйрәм бик эчтәлекле булды. Авыл, мәхәллә тарихына кагылышлы кызыклы фактлар яңгырап, мәчет төзелешенә өлеш керткән шәхесләр исемләп аталып, сәхнә түренә чакырылдылар һәм бүләкләнделәр.
— Гөлек авылы мәхәлләсе дини гыйлем бирү буенча актив эш алып бара, биредә укучылар мөхтәсибәт үткәргән ярышларда катнашып, җиңүләр яулыйлар. Киләчәктә дә мәчет авылны берләштереп торучы рухи үзәк булып калыр, дип ышанабыз, — дип район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков имам-хатыйб Хәкимҗан хәзрәт Әгъламовка рәхмәт хаты тапшырды.
Мөгаллимә Дания Гайнетдинова мәчет каршында дини белем бирүнең ничек оештырылуы хакында сөйләде. Аның укучы шәкертләре дә чыгыш ясап, үзләренең нинди белемнәргә өйрәнгәннәрен күрсәттеләр.
Гөлек авылы мөселманнарын бәйрәм белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков котлады. Урыс авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова мәхәлләнең авыл тормышында зур роль уйнавын билгеләп үтеп, Хәкимҗан хәзрәткә район башлыгы Айдар Салаховның рәхмәт хатын тапшырды.
Чараның икенче өлеше мәчет бинасында дәвам итте. Биредә мул табын әзерләнгән иде. Бәйрәм өйлә намазы уку белән тәмамланды.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев