Мәктәп коллективы бүген Уңыш көне үтәрде. Бакчаларындагы яшелчәләрне җыеп алдылар.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ)
Утырту да күмәк көч белән башкарылган иде..
Уңышның күләмен фотоларда күрәсез. Кем әйтмешли, бөртеге дә әрәм булмады.
Азат Гәрәев, Коноваловка мәктәбе директоры:
— Яшелчәләрне үстерүдә дә мәктәп укучылары үз өлешләрен керттеләр.
Бүген фронтка җибәрү өчен 15 капчык чөгендер, 10 капчык кишер җыеп тапшырдык.
Кабак культураларына хуҗа табылды — сорап килгән авыл кешеләренә өләштек.
Бу мәктәп коллективы, гомумән, Коноваловка авылында яшәүчеләр фронтка ярдәм әзерләүдә дә, илебезне яклап яу кырында булган якташлары соравы буенча җиһазлар белән тәэмин итүдә бик актив катнашалар.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев