Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә тагын бер заманча балалар бакчасына баеды

Шәһәребезнең 10нчы номерлы «Чишмә«балалар бакчасы капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачты.

(Дилфас Галиев, «Мензеля-информ»)

Чара тантаналы котлаулар, рәхмәт сүзләре белән башланып китте һәм биредә тәрбияләнүче нәниләр олы кунакларны ипи, тоз, чәк-чәк белән каршы алдылар. Аны ачу тантанасында район башлыгы Айдар Салахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 6 нчы чакырылыш депутаты Азат Хәмәев, «Лига» ҖЧҖ төзү оешмасы җитәксесе Николай Степанов һәм башка рәсми вәкилләр катнашты. 

Бакчаны ачканда район башлыгы Айдар Салахов балалар өчен барысын да эшлибез, бу коллектив хезмәт дип ассызыклады һәм үзенең котлауларын һәм әлеге изге эштә көч куючыларга рәхмәтләрен җиткерде. Бакчаны ачу тантанасында Айдар Салахов «Лига» ҖЧҖ төзүчеләре буяучысы район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Азат Хәмәев кыска гына вакыт эчендә яхшы эш эшләнде, моның өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт, диде. Татарстаныбызда һәм районыбызда программаларны тормышка ашырылу тукталмаячагын билгеләп үтте. Әлеге бакчаны капиталь төзекләндерүгә республика бюджетыннан — 43 миллион, җирле бюджеттан 8 миллион сум күләмендә финанс средстволары бирелде. 

Кунаклар кызыл лентаны кисеп үткәннән соң балалар бакчасының эченә үткәч шаккаттылар. Бу бакчаның тышкы яктан матур булуына да, бина эчендәге уңайлыклар тудырылуына да бик сокланып йөрделәр. Капиталь ремонтның подрядчысы биредәге мебель, җиһазларны үзе ясаган. Биредә фасад, баскычлар, тышкы ишекләр, җылылык, су челтәрләре, юыну бүлмәләре, тәрәзәләр, балалар өчен мебельләр яңартылган. Һәр төркемдә стеналар тигезләнеп, төрле төсләргә буялган, бер генә бүлмәдә дә бер-берсен кабатламый. Нигез кырлары, территориаль юллар асфальтланган, брусчаткалар түшәлгән. «Чишмә» дигән язуы балкып тора. Бинаның беренче этажында җылытылган идәннәр җәелгән. Туклану блогы, кер юу бүлмәләре яңа җиһазлар белән балкып тора. Төркемнәрдә яңа җиһазлар һәм укыту җайланмалары куелган. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен аерым бүлмә дә бар. Бакча тыштан гына түгел, эчтән дә үзгәрешләр кичергән. Музыка һәм спорт заллары, укыту, йокы бүлмәләре, уен зонасы — һәрберсенең дизайны ачык төсләр белән чын-чынлап күзләрне сөендерә. Ниһаять Татарстан Республикасы Рәисе программасы кысаларында әлеге бакча ике ел торганнан соң капиталь төзекләндерелде, монда балаларга уйнар, ял итү һәм йоклау өчен бөтен шартлар тудырылган.

Миләүшә Хөсәенова (кызы әлеге балалар бакчасына йөриячәк):

— Мин бу бакчаның ачылуын зур түземсезлек белән көттем, монда кечкенә чакта үзем дә шушы балалар бакчасына йөрдем, аннары шушы прогимназиядә белем алдым. Бакча ачылгач үземнең 1,8 яшьлек кызымны шушы бакчага йөртәчәкмен. «Чишмә» татар балалар бакчасы булу белән аерылып тора. Биредә хезмәт куючыларга эшләрендә уңышлар, туган телен, туган җирен яратучы балалар тәрбияләвен телим. Без туган телебезне, гореф-гадәтләребезне онытырга тиеш түгел. 

Энҗе Хәкимова («Чишмә» балалар бакчасы мөдире):

— Бинабыз бик таушалган иде. Бакчабызны капиталь төзекләндергәннәре өчен республика һәм район җитәкчеләре, төзүчеләргә рәхмәтем чиксез. Хәзер бөтен җиребез балкып тора. Штораларыбызны матур итеп тегеп бирделәр. Подрядчы оешма да үз эшенә биек җаваплы карады. Бу бакчага барысы 80 бала йөриячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев