Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында оештырылды
Минзәлә шәһәренең Изыскательләр урамындагы 3/14 йорт ишегалдында «Безнең ишегалды — Дуслык фестивале» бәйрәме узды. Оештыручылар — шәһәр ТОСлары, чараны 3 нче ТОС җитәкчесе Надежда Волощенко алып барды.
Бәйрәм кунакларын Минзәлә шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шәйсуваров сәламләде. Аеруча актив шәһәрлеләргә территориаль иҗтимагый үзидарә үсешенә керткән зур өлешләре өчен район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Шулай ук төрле номинацияләрендә җиңүчеләр: «иң уңайлы һәм чиста подъезд» — 1/15 йорт, 2 подъезд (йорт буенча өлкән — Галина Борисова), «иң яхшы йорт яны территориясе» — 3/14 йорт (йорт буенча өлкәнрәк — Фәридә Нигъмәтуллина), «уңайлы һәм тату ишегалды» — 3/11 йорт (актив яшәүче — Ензима Ефремова) бүләкләнде.
Бәйрәм концерт номерлары — биюләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Шулай ук Минзәлә кул эшләре осталарының иҗади күргәзмәсе оештырылды. Теләүчеләр алардан иҗади эшләнмәләр сатып ала алдылар. Күргәзмәдә катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Балалар өчен хәрәкәтле уеннар оештырылды. Бәйрәм чәй эчү һәм дискотека белән тәмамланды.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев