Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә икмәк булачак

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның эшлекле сәфәре район башлыгы Айдар Салахов белән басуларны караудан башлады. Кырларны караганнан соң “Калморза” хуҗалыгы басуында агрофирма, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, КФХ җитәкчеләре белән очрашты.

Башта Айдар Салахов министрны районыбыздагы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эшчәнлеге белән таныштырды. Узган ел көз көне районыбыз хуҗалыклары 14600 гектарда көзге культуралар чәчкән иде, шуның 18 процентын бозып чәчәргә туры килде.  Сабан ашлыклары 34 мең гектардан артык мәйданда технологик таләпләргә туры китереп җиргә иңдерелде. Хәзер барлык чәчүлекләрне яфрак аша тукландыру дәвам итә. Район буенча һәр гектар чәчүлек җире бер гектарга исәпләгәндә 80 килограммнан артык тәэсир итү көчендә ашлама кертеләчәк.  “Мензелинские зори” агрофирмасы кырларында давыл булу сәбәпле, 1134 гектар чәчелгән чөгендер җирен  кире чәчәргә туры киләчәк, орлык кайткан, шушы өч көн эчендә аны чәчеп куячаклар. Быел “Август –Мөслим” ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсе оешты, алар алдагы елда Аю белән Степановка авылы арасына терлекчелек комплексы салачаклар, урын билгеләдек, диде Айдар Салахов.  

 Очрашуда Марат Әхмәтов хуҗалыкларның эшчәнлеген,  авыл җирлекләренең инфрактурасын яхшыртуга юнәлдерелгән республика, президент программаларының гамәлгә ашырылуын бәян итте.Марат Әхмәтов районда язгы кыр эшләренең торышын уңай яктан билгеләп үтте, чәчелгән җирләрегез бик матур күренә, җирдә дым бар, ул уңышка эшлиячәк,  быел Минзәлә районы хуҗалыкларының узган елга караганда да иген уңышын арттырыга мөмкинлекләре шактый икәнен билгеләп үтте.  Булган проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында сөйләп китте.

Очрашу азагында Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы җитәкчеләре сорауларына җавап бирде, сорауларның күпчелеге республикабызның дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыруга кагылышлы булды. “Дәүләтов” КФХсы җитәкчесе Нәсим Дәүләтов министрдан “Татагролизинг” аша 74 гектар җир бирүләрен сорады.  Бу мәсьәлә уңай хәл ителәчәк, диде Марат Готович. Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова авылда тормышка ашырылучы программалар өчен министрга рәхмәтен җиткерде һәм ферма тирәләренә юллар программасы киләчәктә булырмы икән дигән гозерен җиткерде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев