Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәрхәмәтлелек булса, күңелләр изге калыр

362 мең сум. 6 декабрь көнне игелек марафонында шул суммада хәйрия акчасы җыелды. 2016 елда башланган хәйрия минзәләлеләрнең күңел халәтен чагылдырып оештырылган игелек марафонының, елдан-ел дәрәҗәсе күтәрелә.Үзенең җылылыгы, дулкынландыргыч булуы белән башка чаралардан аерылып тора ул. Язмыш тарафыннан бирелгән сынауларның авырлыгын уртаклашырга 2016-18 елларда барысы бер миллион 325 мең 84 сум акча җыелды....

Һәр көн саен дөньяга төрле авырулар белән сабый балалар туа. Сау-сәламәт кешеләрдә көтмәгәндә юл һәлакәтенә , бәхетсезлеккә юлыгып сәламәтлекләрен югалталар. Ни кызганыч, андыйларның саны районда көннән-көн арта... Мондый кешеләргә һәрчак кайгырту һәм җәмәгатьчелек тарафыннан игътибар кирәк. Сабир Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театры бинасында шәфкатьлелек марафоны-2019 “Игелеклелек эшләүдән туктамагыз!” дигән өндәмә белән районкүләм зур чара үтте.

Театр фойесында балалар бакчалары, балалар иҗат йортында , “Умырзая” тернәкләндерү үзәге, Иске Матвеевка авылындагы “Тургай” балалар приюты, шәһәр мәктәпләрендә тәрбияләнүче балаларның кул эшләре күргәзмәсе куелган иде. Бу чарадан район мәдәният сарае да читтә калмаган, алар төрле тәм-томнар һәм авыл клубларының түгәрәкләренә йөрүчеләр төрле әйберләр ясап алып килгәннәр. Бәйрәмгә килгән кайсыбер кешеләр балалар эшләгән әйберләрне, картиналарны сатып алдылар. “Мензелинсксервис”ҖЧҖ җитәкчесе Егор Юдин үзе генә дә 15 мең сумлык әйбер сатып алды. “Умырзая” тернәкләндерү үзәгенә үзенең махсус заказын да калдырды.

Сәламәтлек –иң зур байлык. Кызганыч:каты авыруга дучар булучылар арасында балалар бар, алар башкаларның рухи һәм матди ярдәменә мохтаҗ. Районыбыз оешма-предприятиеләре, депутатлары, балалар бакчалары, мәктәпләр, шифаханә хезмәткәрләре һәм башкалар балаларның язмышына битараф түгел. 

Марафонны район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев ачты һәм болай диде:

-Бу көнне мин сәламәтлекләре чикле кешеләрне хөрмәтләү, зурлау, аеруча игьтибар бирү  һәм кулдан килгәнчә ярдәм итү дип кабул итәм. Инвалидларыбызның физик мөмкинлекләре чикле булса да районыбыз өчен тырышалар, тулы канлы тормыш алып баралар. Район Советы депутаты Равил Миңнехуҗин сәхнә түренә менеп районыбызда һәрчак ярдәмгә әзер торучы, олы йөрәкле киң күңелле кешеләр яши дип билгеләп үтте. Ул да балалар язмышына битараф түгел. Алар җәмгыятькә үзләренең кирәклекләрен тойсыннар өчен диеп ,үзеннән һәм 30 мең сум күләмендә хәйрия акчасын тартмага салды.    

Чара барышында Исмагыйл Гильмиевка-“Атлант” костюмы алу өчен, Самира Харисовага реабилитация үтү өчен, Инесса Вячкилеваның кызына, Тамерлан Ардыхановка “Имитрон” аппараты алу өчен, Рузилә Кәбировага кандагы шикәр дәрәҗәсен өзлексез мониторинглау системасын сатып алу өчен, Альмир Шариповка Германиядә хирургик операция ясау өчен сертификат тапшырылды.  ”Футука Кидс” ҖЧҖ фирмасы 10 гаиләгә ортопедик балалар урындыгы, каркассыз капчык кресло, ордопедик мендәрләр, үсә торган өстәлләр  бүләк итте.   

Былтыргы марафоннан ярдәм алган баланың сәламәтлеге яхшыруы хакында редакция хезмәткәре Рөстәм Хәкимҗанов төшергән видеосюжет тамашачылар күңеленә хуш килде.Кесәдән чыккан акчаның файдасы бар икән дип сөйлиләр.

Безнең өстәмә.2017 елда “Татфондбанк” АИКБ җимерелеп төшкәч күп кешегә борчу мәшәкатьләр китерү белән хәйрия акчасы ул банкта ятып калган иде. Район хакимиятенең тырышлыгы белән әлеге акча район инвалидлар оешмасы счетына кире кайтарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев