Нефтьчеләр бистәсендәге спортзал янәшәсендә (Төзүчеләр урамы) кеше күзенә бәрелеп тормаган урын бар.
Еллар буена файдаланылмыйча торган, камыш басып китән бу урынны озакламыйча танып булмаячак : физик культураны һәм спортны үстерү буенча шартлар тудыру максатыннан, анда спорт комплексы булдырылачак. Биредә өлкәннәр өчен рәхәтләнеп ял итү урыны да булачак, балалар мәйданчыгы да ясау күздә тотыла.
– Биредә сазлыклы җир, камышлар үсеп утыра иде.Үзара салым акчасына (1 млн сумга) биредә быел ук байтак эшләр башкарылды инде: камышлыкның күп өлеше чабып алынды, киптерү эшләре алып барылды, мәйданның периметры буенча дренаж системасы ясалды, горизонталь бораулау (ГНБ) ысулын кулланып юл аша якындагы спорт мәйданчыгына таба торба сузылды, – диде район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Дмитрий Чухланцев
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев