Рәмзил Бәдриев: ««Сабантуй» журналы призына үткән Татарстан чемпионаты нәтиҗәләреннән үзем канәгать түгел»
Көн темасы

Рәмзил Бәдриев: ««Сабантуй» журналы призына үткән Татарстан чемпионаты нәтиҗәләреннән үзем канәгать түгел»

Минзәләдәге көрәш традицияләре белән яшәүчеләр өчен — түбән күрсәткеч, реаль хәлнең эчендә кайнаучылар өчен — уртача.

Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ

Әйе, өмет бар иде. Әмма өметне өлешчә булса да Артем Зәйниев кенә аклады. Кырык килограмм кадәр үлчәү авырлыгында 58 көрәшче арасыннан бишенче булды.

Иң мөһиме, команда бар. Гимназиядә Ленар Заһриев кулы астында шөгыльләнүчеләр дә команданы тулыландырган. Запастагы көрәшчеләр хәтта икенче командага баллар китергән.

Рәсемдә Минзәлә командасы көрәшчеләре Артем Зайниев һәм Радмир Факаев.

Тиздән Мамадышта үсмерләр арасында Татарстан чемпионаты булачак. Анда, барлык тренерлар берләшеп, районнан көчле команда җыярлык мөмкинлек бар. Амбицияләр көчле икән, ике команда алып барыгыз.


Нет комментариев