Минзәлә
  • Рус Тат
  • Ранил тагы призлы урынны яулады

    2017елның апрель аенда телевизордан беренче каналның “Лучше всех” тапшыруында Ранил Заһриевның батутта сикерү буенча балалар арасында иң оста икәнен күрсәткәннәр иде.

    Хәзер ул Россиянең батутта сикерүчеләр командасы составында чыгыш ясый. Ранил Заһриев Кадрәк авылының көрәшче остасы Ирек Заһриевның улы.  Ранил әле узган атна ахырында Россия беренчелегендә Белгород өлкәсенең Иске Оскол  шәһәрендә үткән батутчыларның синхрон сикерү ярышында чыгыш ясап 2008-2009 елда туган малайлар арасында өченче урынны яулады.  Ул Ханты-Мансийск округы Мегион шәһәреннән килгән Рома исемле малай белән бергә чыгыш ясады. Рома ярышка чаклы Чаллы шәһәренә килеп Ранил белән 10 көн дәвамында тренировкаларга йөрделәр. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, ярым финалга 11 пар калган булган. Хәзерге вакытта Ранил Казан шәһәрендә үтәчәк республика беренчелегенә, чемпионатка әзерләнә.

    Фотода Ранил 2017 елда, "Лучше всех" тапшыруында катнашканнан соң

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: