Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Районыбыз бер гектардан уртача уңыш алу буенча икенче урында

Ниһаять, районыбыз кырларында көтеп алынган аяз һава торышы урнашты. Игенчеләребез тулы көчкә урып-җыю эшләренә тотындылар һәм шушы уракта тагы да шушы темпларны арттырып, максималь хезмәт җитештерүчәнлеге белән эшләү зарури.

 Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 8039 гектарда игеннәр суктырылган, бу планлаштырылган мәйданның 16,9 проценты дигән сүз. Шуның эченнән арыш-1579, арпа- 1396, борчак-300, көзге бодай 4764 гектарда җыеп алынган. Барлыгы 39880 тонна ашлык амбарларга кайтарылды. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 42,4 центнер тәшкил итә. Районыбыз уртача уңыш алу буенча республика районнары арасында әлегә Зәй районыннан гына калышып икенче урынны били.  Игеннәре суктырып алынган кырларда салам җыю дәвам итә, барлыгы 500 тонна салам төргәкләргә төрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев