Сабанда сайрашыр вакыт җитте
Көн темасы

Сабанда сайрашыр вакыт җитте

Район хуҗалыкларында көзге культуралар-3563, күпьеллык үләннәр-1250 гектарда өстәмә сый алган, шулай ук көзге чәчүлекләр-1290, күпьеллык үләннәр-520 гектарда тырмаланган, дым каплату 1980 гектарда башкарылган.

Язгы чәчү өчен орлыкның 1300 тоннасы инкрустацияләнгән. Язгы кыр эшләрендә “Заиковский” хуҗалыгы игенчеләре сынатмыйлар, әйдәп баралар. Аларда күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру – 100, көзге культураларны тукландыру – 50, күпьеллык үләннәрне тырмалау 28,2 процентка үтәлде. Шулай ук Калморза хуҗалыгы механизаторлары көнне-төнгә ялгап эшләп көзге культураларны өстәмә тукландыруны – 73, күпьеллык үләннәрне тырмалауны – 100, көзге культураларны тырмалауны 72,7 процентта башкардылар. 


Нет комментариев