Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тимерхан Шагалиев истәлегенә багышланган турнир

Бу дөньяда һәркем, үз артыннан соң матур эзем калсын, дип яши. Шәһәребездә яшәгән Тимерхан ага Шагалиев заманында мәктәп балаларын һәм үз малайларын шахмат уйнарга өйрәткән кеше ул. Исән булса аңа 17 апрельдә 90 яшь тулган булыр иде.

Ул гомере буе шәһәребез кешеләренә, хезмәттәшләренә,  башка кешеләргә карата игелекле гамәлләр генә кылып яшәде. Аның 90 еллыгына карата улы Азат Шагалиев  районара шахмат турниры оештырды.  Анда районыбызның, иң оста, дәрәҗәле өлкән буын шахматчылары турнирда көчен сыныйлар. Әлеге турнирга Актаныш, Мөслим районы һәм Казан шәһәреннән дә шахмат буенча республикада призлы урынны яулаган көчле уенчы- шахматчылар килделәр.

   Турнирны ачу тантанасында Тимерхан Шагалиевнең улы Илгизәр Шагалиев, аталы-уллы Алексей һәм Егор Юдиннар катнаштылар.  Илгизәр әфәнде әлеге турнирга килгән шахматчыларны тәбрикләде һәм ярышны оештыручыларга, килгән шахматчыларга рәхмәтен җиткерде. Илгизәр Тимерханович әтисенең тормыш юлы белән таныштырды, киләчәктә нефтьчеләр көненә багышлап Сайфетдинов турниры үткәрергә , Минзәлә шәһәрендә шахматны үстерүгә көчләрен кызганмаячакларын җиткерде.  Шахмат турнирының төп химаячеләре Алексей һәм Егор Юдиннар, алар районда волейбол, чаңгы ярышларына химаячелек ярдәме күрсәтәләр, киләчәктә алар ярдәме белән районыбызда шахмат тагы да үсәр әле. Илгизәр Шагалиев мәктәптә укыганда ук шахмат ярышларында мәктәп чемпионы, зурлар арасында район чемпионы булып калган кеше ул. Илгизәр әфәнде шәһәребездә бер күренекле шахматчыны җиңгәч, ул шахматчы оялуыннан шахмат уйнауны ташлаган, бүтән шахмат ярышларына йөрми башлаган.Илгизәр турнир ачу тананасында Алексей юдинга Минзәлә шәһәре сүрәте төшерелгән сәгать бүләк итте. Ә Азат Шагалиев районда шахмат ярышларын үткәрүдә даими бүләкләр белән ярдәм иткәне өчен “Донна роза” кибетенең  “Рыбак” бүлеген җитәкләүче Марина Зайнетдинованы “Минзәлә-шахмат территориясе”  Минзәлә районы  ветераннар(пенсионерлар) җәмәгать оешмасың шахмат клубының Дипломы белән бүләкләде. 

Турнирга килгән шахматчылар бер партиядә 15 минут уйныйлар, әлеге шахмат ярышы швейцар системасы буенча уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев