Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Юбилейный” көтә!

Бүген, РФ Конституциясе көнендә, Минзәләдә яшәүче спорт сөючеләрнең икеләтә бәйрәме -капиталь ремонттан соң шәһәр һәм район халкы өчен үз ишекләрен яңартылган "Юбилейный" спорт мәктәбе ачты. Инде 14 декабрьдән соң ук бассейнга килеп, рәхәтләнеп шөгыльләнеп булачак.

Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов, җыелучыларны әлеге тантаналы вакыйга белән котлап:

- Бүген көтеп алынган көн. Ниһаять, "Фортэкс" компаниясе тарафыннан башкарылган ремонт эшләре төгәлләнде. Соңгы елларда районда башкарылган эшләр - мәктәпләрне ремонтлау спорт, балалар учреждениеләре, скверлар ясау - барысы да дәүләт программалары буенча эшләнде. Спорт-ул яшьләрне тәрбияләү, безнең киләчәккә перспектива, дигән сүз. "Фортэкс" хезмәткәрләренә рәхмәт, алар капиталь ремонтны вакытында һәм сыйфатлы итеп башкардылар. Бездән биредә планлы һәм максатчан рәвештә спорт белән шөгыльләнү генә таләп ителә, - дип билгеләп үтте һәм шәһәрдә дә, район буенча да алдагы елларда да «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын тормышка ашыру буенча эшләр дәвам итәчәк, дип өстәде.

Айдар Фәслах улы Рәхмәт хаты белән “Юбилейный спорт мәктәбе” МБУ бинасына капиталь ремонт эшләрен сыйфатлы һәм профессиональ башкарганы өчен «Фортэкс» компанияләр төркеме генераль директоры урынбасары Рашат Хөсәеновны һәм әлеге компанияләр төркеме прорабы Алексей Спирин белән электригы Айнур Сабирҗановны бүләкләде.

6 чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев:

- Бу чыннан да зур бәйрәм. Министр булып эшләгәндә, республиканың Йөзү федерациясен җитәкләгәндә үк, "Юбилейный" спорт мәктәбенең капиталь ремонт өчен объектлар исемлеге кертеләчәге турында килештек. Һәм менә бүген без ремонттан соң әлеге объектны ачабыз. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мин республика Йөзү федерациясен җитәкләгәндә, республика җыелма командасында нибары егермегә якын йөзүче спортчы бар иде, ә бүген инде, 5 ел узгач, – 167, шулай ук Россия җыелмасында-Татарстанның 5 вәкиле бар. Минзәләнең яшь йөзүчеләре дә бассейнда даими шөгыльләнгәндә спортның бу төрендә зур уңышларга ирешә алырлар, дип ышанам, диде

Азат Кыям улы актив эш алып барганнары һәм Минзәлә районының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән йөзү буенча тренерлар Наил Каюмов һәм Альфир Сафиуллины бүләкләнде.

"Юбилейный" спорт мәктәбе директоры Рәмзил Бәдриев, республика һәм район җитәкчелегенә капиталь ремонт ясаганнары өчен рәхмәт белдереп, бассейн 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, дип игълан итте.

Айдар Салахов, Азат Хамаев һәм Рашат Хөсәенов символик тасманы кискәннән соң, Рәмзил Бәдриев, алар һәм  шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев һәм район яшьләр һәм спорт бүләге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин өчен спорт мәктәбе буенча экскурсия үткәрде. Кунакларны бина эчендә спорт мәктәбенең аэробика бүлекчәсендә тәрбияләнүчеләр (тренеры – Лилия Яруллина) каршы алды. Шулай ук чара кунаклары аэробика, волейбол буенча дәресләр үткәрү өчен залларны, бассейннарны карап чыктылар, инженер системалар һәм коммуникацияләр белән таныштылар.

Күбрәк фото сайтыбызның рус версиясендә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев