Юрий Исламов дәүләт хезмәткәре буларак яше чыгу сәбәпле отставкага китте
Көн темасы

Юрий Исламов дәүләт хезмәткәре буларак яше чыгу сәбәпле отставкага китте

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы 65 яшьлек юбилеын билгеләп үтте.

Шул уңайдан ул үзенең коллективы белән саубуллашу мәҗлесе уздырды. Бергә эшләгән хезмәттәшләре алдагы тормышында иң беренче чиратта сәламәтлек, киләчәктә дә бергә хезмәттәшлек итеп, киңәшләре белән булышлык итүләрен теләделәр.

Шимбә киңәшмәсендә тулы залда район башлыгы Айдар Салахов район символикасы белән сәгать тапшырды.


Нет комментариев