Минзәлә театрында Александр Далматов чыгарган «Сәхи(я)» драмасының премьерасы булды
Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте » проекты кысаларында чыгарылды.
Режиссёр, язучы, журналист Александр Далматов Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында Фәнис Яруллинның «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра» повесте буенча (инсценировка авторы — Алсу Хәбибуллина) «Сәхи(я)» спектаклен чыгарды. Александр Далматов тамашачыга М. Мәһдиев әсәре буенча куелган «Кеше китә — җыры кала», Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» телевизион сериаллары аша яхшы таныш. Ул — әлеге фильмнарның режиссеры. Сәхнәдә куелган әлеге драмада да, фильм алымнары ачык күренә тамашачыга.

Александр Далматов «Минзәлә-информ» га биргән җәһәт интервьюсында ни өчен әлеге әсәргә алынуын болай аңлатты:
—Әсәрдә кешене кызыксындыра, җәлеп итә торган мәхәббәт, аерылу, сугыш, хатын-кыз темасы күтәрелә. Төп игътибар хатын-кыз язмышына бирелә. Авыр тормыш нәтиҗәсендә үзенең табигатен югалтуы һәм шул табигатьне кире кайтару юлында очраган каршылыклар хакында спектакль. Артистларга килгәндә, талантлы коллектив. Әлбәттә бу спектакльдә алар өчен дә яңа алымнар булды. Әйтик, берничә роль башкару. Спектакль кечкенә генә киноэпизодлардан тора дисәк тә була, алар бер-бер артлы бара, сәхнәдә декорацияләр дә аз. Спектакльнең исемен хәтта «Сәхи(я). Киноэпизодлар» дип тә куярга мөмкин булгандыр. Ул традицион пьеса, спектакль жанрында түгел. Монда без хәтта кая төенләнеш, кая кульминация икәнен дә әйтә алмыйбыз, чөнки алар берничә. Кеше язмышы турында бер сериал дияргә дә була. Спектакльдән тыш, чын кино эпизодлары да төшердек артистлар белән, аларны да тамашачы спектакльне карау барышында күрә.

Әйе, премҗерада булган тамашачылар белә: спектакль кыска түгел. Ике өлештән тора. Шуңа да карамастан, артистлар җиңел итеп, ару-талуны белми, рәхәтләнеп уйный. Гадәттәгечә алар уенын сокланып һәм яратып карады тамашачы, әфәрин артистларыбызга. Борчылдыра, елата торган спектакль.
Режиссер әйтеп үткәнчә, бер рольне ике артист яки киресенчә, бер артист берничә роль башкара әлеге спектакльдә. Әйтик Сәхиянең яшь чагын Миләүшә Шәяхмәтова, ә карт Сәхияне ТРның атказанган артисты Эльвира Хәйретдинова башкара. Илдар Халиков белән Рөстәм Зиннуров исә бер спектакль барышында хәтта өч образга керергә өлгерә.

Спектакльнең темасы да бүгенге көнгә аваздаш һәм актуаль тема: сугыш, ятимлек һәм хатын-кыз язмышы. Төп образ — Сәхия язмышы аша бөтен бер чор — көчле хатын-кызлар язмышы чагыла. 1940нчы еллар. Әнисенең фаҗигале үлеменнән һәм әтисенең фронтка китүеннән соң, яшьли малай характерлары булган 14 яшьлек Сәхия тормыш итү өчен үзенең хатын-кызлыгыннан ваз кичә. Ир-егеткә әйләнә. Атта чаба, чыбыркы шартлата, көтү көтә, машина йөртә... Ничек кенә атамыйлар үзен: ирдәүкә, ирҗәнкә, хәтта бандит... Ләкин хатын-кызга тумыштан ук бирелгән гашыйк булу, ярату, ана буласы килү теләге аны кабат үз асылына кайтара.

Спектакльнең премьерасын Минзәлә тамашачысы белән бергә Фәнис Яруллиның туганы, Баулы районыннан килгән якташлары да карады. Алар язучы иҗатын шул рәвешле халыкка чыгарганнары өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Спектакльне Буа тамашачысына да күрсәтү өчен үзләренә чакырдылар.

«Сәхия» спектакленең рәссамы — Сәлимә Әскәрова, ут куючысы — Илдар Шакиров, композитор — Миләүшә Хәйруллина, хореограф — Илнур Гарифуллин, «Сәхия» җыры авторы — Булат Ибраһимов.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев