Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Егор Юдин авыл клубын төзүгә зур өлеш кертте

Республика программасы буенча авыл клубларын сафка бастыруда җирле эшмәкәр Егор Юдин актив катнашты. Воровский исемендәге поселокта күп функцияле үзәк ачылды.

Аны ачу тантанасында район башлыгы Айдар Салахов, “Мензелинсксервис” ҖЧҖ  җитәкчесе Егор Юдин, “Бердәм Россия” сәяси партиясе фракциясе әгъзасы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек  Зиннуров   һәм башка бик күп кенә рәсми вәкилләр катнашты. Башта Айдар Салахов, Егор Юдин һәм Сергей Юдин кызыл лентаны кисеп үзәк эченә уздылар, килгән кунаклар үзәк матур итеп , зәвыклы эшләнгәненә исләре китте,  аның эченә узгач җирле халыкта шаккатты. 

Үзәкне ачканда район башлыгы Айдар Салахов: -Иртәгә Россия федерациясендә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итәчәкбез,  бәйрәм алдыннан авылдашыгыз сезгә зур бүләк ясады. Юдиннар көче белән поселок җанлана, узган ел мәктәп һәм балалар бакчасы ачылды һәм киләчәктә дә поселокта яшәүчеләр өчен уңай шартлар тудырылачак, урамнарга комлы ак таш җәелде.  Республика һәм Россия прграммаларында катнашып поселокны тагы да матурлаячакбыз. Районыбызда шундый егетләр булганда горурланырга гына кирәк. Һәм нинди генә авырлыклар булса да Татарстаныбызда һәм районыбызда Президент программаларын тормышка ашырылу тукталмаячагын билгеләп үтте. Алдагы елларда сезнең поселокта федераль программа буенча 300 йорт төзү кузаллана. Биредә матурлыкны тудыруда Егор Юдин җитәкләгән коллектив та шактый зур көч куйды дип азсызыклады ул. Бу күп функцияле үзәкне башта 50 урынга исәпләнгән авыл клубы буларак кына төзергә уйлаган идек, Егор Юдин киңәшләшеп, булгач булсын инде дип китапханә, авыл клубын 100 урынга исәпләп, музей, участок инспекторы, ФАП һәм авыл җирлеге бинасын бер түбә астына урнаштырырга дигән карарга киленде. Ул поселокның  даими олы йөрәкле булышчысы. Биредә бик матур архитектура корылмалары  төзелгән. Үзәкне ачу  тантанасында Айдар Салахов “Мензелинсксервис” ҖЧҖ җитәкчесе Егор Юдин һәм “Метасервис” ҖЧҖ җитәкчесе Алексей Юдинга район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Аннары ул авыл клубына инвентарь алу өчен сертификат бүләк итте.  Бу үзәк шундый якты,матур, авыл кешеләрен сөендереп озак хезмәт итсен. Шушы үзәкне төзергә  ярдәм иткәне өчен Егор Юдинга тирән рәхмәтен җиткерде. Ирек Зиннуровта авылда Егор Юдин кебек булыша торган эшмәкәрләр, меценатлар күбрәк булсын иде дигән теләген җиткерде һәм Егор Юдинга “Бердәм Росия” сәяси фиркасенең Рәхмәт хатын тапшырды. Авыл эшмәкәре Егор Юдин әлеге күп фукцияле үзәкне төзегән төзүчеләргә рәхмәтен җиткерде, Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды. Үзәк ачу тантанасында шушы совхозда эшләгән элеккеге  җитәкчеләрне дә онытмаганнар, аларга да җирлекнең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 Безнең өстәмә.

Юдиннар үз поселогы өчен бик күп эшләр эшлиләр. Моннан 8 ел элек  ташландык хәлгә килгән кысасы гына калган чиркәүне торгыздылар, узган ел тагы шул чиркәүне кабаттан капиталь төзекләндерделәр. Авыл кешеләренең пай җирләрен алып КФХ оештырдылар, иген үстерәләр,мөгезле эре терлек һәм сарыклар асрыйлар. Алар шулай ук алма бакчасын яңадан торгыздылар, буалар буып анда халыкка ял итәр һәм балык тотар өчен уңай шартлар тудырдылар. Шулай ук узган елгына да изге чишмәнең чыганагын тазартып, реставрация ясап чишмәне дә торгыздылар. Район күләмендә алып барылган социаль-мәдәни программаларда катнашып, оешмалар аерым кешеләргә зур ярдәм күрсәтәләр. Гомумән алганда, Юдиннар районыбызга үз туган авылларына  75 миллионнан артык инвестиция керттеләр. Авылны авыл итеп нәрсә яшәтә? Әлбәттә, халкының эшсөярлеге һәм булдыклылыгы, гаме һәм тырышлыгы, тәртибе һәм тәрбиялелеге. Менә шундый кадерле кыйммәтләр сагында торучы, аларны яшәтүче-чын эшмәкәрләр, рухи таянычлары булган Воровскийлылар, чын мәгънәсендә, бәхетле. Аларны яратып, зурлап, Юдиннар хакында яхшы сүз әйтми калмый Воровскийлылар. Әтиле –уллы Алексей һәм Егор Юдиннарны ихлас яраталар, чөнки алар авыл халкының ышанычын һәрдаим аклап тора. Үзәкне ачу тантанасында Казан шәһәреннән килгән Олвер, Чаллы шәһәреннән килгән артистлар, “Болгар” бию театры һәм поселокның яшь артистлары, “Рябинушка” фольклор ансамбле чыгышлары нур өстенә нур булдылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X