Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гөлшат Зәйнашевага багышланган фестиваль

Бүген Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте актлар залында районыбыз мәктәпләрендә белем алучы һәм урта уку йортлары студентлары арасында Гөлшат Зәйнашеваның тууының 90 еллыгына багышланган 7 республика фестивале булып узды.

 Анда алар шагыйрь Гөлшат Зәйнашева язган шигырьләрне, Гөлшат апага багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләрне сөйләделәр.   Аларның күпчелеге  шигырьләрен  шул хәтле сәнгатьле итеп сөйләделәр ки, мәртәбәле, гадел, кырыс җюри әгъзаларына урыннар билгеләү дә авыр булды. Әле шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, рус гаиләсендә тәрбияләнгән балалар да шигырьне бик матур итеп сөйләделәр. Фестивальдә катнашучылар Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язылган җырларны да башкардылар. Фестиваль тәмамланганнан соң да  жюри әгъзаларына нәтиҗә чыгарыр өчен шактый гына вакыт кирәк булды.  Жюри составында Районыбызның “Мәрхәмәт” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе  Алия Шәрипова, милли мәгариф һәм регионара хезмәттәшлек буенча Минзәлә район мәгариф бүлеге методисты Нәсимә Шаһиева,  Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры режиссеры Дамир Самерханов,  район мәдәният сарае директоры Ленар Миннемуллин, Минзәлә районы казна мәдәният бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәкимова   бар иде. Фестиваль ике сәгатьтән артык барды. Җиңүчеләр өч төрле юнәлеш буенча билгеләнде. Әлеге фестивальдә катнашучы һәр балага бүләкне Алия Шәрипова үзе тапшырды. Фестивальнең төп химаячесе Гөлшат Зәйнашева фондын җитәкләүче, аның кияве Рафаэль Шакирьянов булды. Фестиваль бик күңелле үтте, нигәдер Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары әлеге фестивальгә килүне кирәк тапмаганнар, ахрысы.

Күбрәк фотолар Фотогалереяда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X