Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә нефтьчеләре бәйрәм итте

Районның элеккеге нефтьче ветераннар советы рәисе Әнәс Фәхриев үзләрендә әгъза булып торучыларның бәйрәмнәрне һәм юбилейларны билгеләп үтү кебек чараларга аеруча нык игътибар итә.

Әле узган атнада гына нефтьче ветераннар советы нефтьчеләр өчен М-7 юлындагы кафеда тагы зур бәйрәм оештырды. Нефтьче ветераннар әгъзалары Нефть һәм газ прмышленосте көнен зурлап билгеләп үттеләр. Әлеге бәйрәмдә  “Металлосервис” ҖЧҖ җитәкчесе Алексей Юдин нефтьче ветераннарны бәйрәм уңаеннан  кайнар тәбрикләде, Минзәлә нефтьчеләренең илебезгә кара алтын чыгарудагы зур өлешләрен ассызыклап үтте, үзләренең изге теләкләрен җиткерде.   Бәйрәмгә килүчеләргә Воровский исемендәге поселокның “Рябинушка” фольклор ансамбле әгъзалары үзләренең матур һәм дәртле җырларын җырлап нефтьче ветераннарны шатландырдылар, биеттеләр. Бәйрәм азагында кунакка килгән һәр нефтьче ветеранга бәйрәм күчтәнәче алырга дип премия дә өләштеләр. Әлеге бәйрәмнең төп химаячесе Алексей Юдин чираттагы ярдәмен күрсәтеп нефтьче ветераннарны  тагы бер кат сөендерде. Алексей Георгиевич үзе белән бергә эшләгән хезмәттәшләрен онытмый.   
Бәйрәмгә кунак итеп чакырылган  нефтьче ветераннар(алар бу юлы 50 кеше җыелды) озак бәйрәм итте ул көнне.

 
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев