Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә шәһәрендә үткән ярминкәдә 4 млн. сумлык продукция алып киленде

Ярминкәгә барлыгы 4 млн. сумнан артык продукция алып киленде, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илгиз Ханов.

Ярминкәгә район хуҗалыклары, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр, фермерлар килгән иде. Ярминкәгә алар сыер, дуңгыз, сарык ите, катнаш азык, бодай, арпа, солы, борчак, бал, суган, бәрәңге, кәбестә һәм башка продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Район башлыгы Айдар Салахов һәм Казан шәһәреннән кайткан кунак, Татарстан кулланучылар берлеге рәисе Мәхмүт Фаттахов белән бергә сәүдә рәтләрендә йөреп, продукцияләрнең бәяләре белән кызыксынды, сатып алучылар һәм ярминкәгә килгән сатучылар белән аралаштылар, киңәшләрен бирделәр. Аннары алар район мәдәният йорты каршына килеп ярминкәгә килгән халыкны бәйрәм белән тәбрикләде, Айдар Салахов мондый ярминкәләр ике атна саен оештырылачак дип билгеләп үтте.

Ярминкәгә иң беренче булып килеп иртәнге сәгать алтыда ук коррекцион интернат мәктәбе коллективы килеп җитеп товарларны урнаштыра башлады. Алар мәктәп яны бакчасында ни үстерелгән шуны алып чыкканнар, сату палаткасын матур итеп бизәгәннәр, салатлардан күзләр камаша, төрле дару үләннәре, каен суы дисеңме, җаның ни тели шул бар. Әлеге коллектив өлкәннәрне кайнар чәй һәм коймак белән дә сыйлады. Ярминкәдә тавык-үрдәк түшкәләре, каз түшкәләре сатылды. Район мәгариф бүлеге тере каз, кәҗәгә чаклы алып чыккан. Әнә Иске Мәтвей җирлегеннән Рафак Габдрахманов шактый гына бал алып килгән, балның өч литрлы банкадагысын Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан 1200 сумга сатты. Бу ярминкәдә бал белән Кадрәктән Ринас Вәлиев, Чулпаннан Мирфаяз Бикташев, Минзәләдән Фирдәвис Мингазов һәм башкалар сәүдә иттеләр. Ринас Вәлиев сарык итенең килосын 320 сумнан өч сарык түшкәсен тиз арада сатып та бетерде. Авыл җирлекләреннән килгән вәкилләр бик тырышканнар. Кадрәк, Тәкермән, Бикбау, Воровскийдан килгән клуб һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре 35 төрле продукция алып килгәннәр, алар арасында мәтрүшкәгә чаклы бар, Аларның сатар продукцияләре бик күп, зәвык белән бизәгәннәр. Гомумән, авыл җирлекләреннән килгәннәрнең ассортиментлары бик бай иде. “Калморза” хуҗалыгы , “Заиковский” ҖЧҖ, “Загиев” КФХсының сыер итләрен тиз арада алып бетерделәр. Район хуҗалыклары бодай, солы, арпа һәм башкасын сатты. Шәһәрдәшебез Назыйф Нуретдинов алардан алты центнердан артык арпа һәм солы сатып алып мотоблок арбасына төяп алып кайтып китте. Транспортлары булмаган кешеләргә Минзәлә автомәктәбе машиналары авыр йөкләрен алып кайтырга булыштылар. Әнә “Органик групп-Минзәлә” ҖЧҖ гәрчичкә чаклы алып чыккан, аның килосы нибары 30 сум гына иде, кибеттә ул 60 сум тора. Рамил Муллахмәтов 4 процентлы майлылыктагы сөтне суытып алып килеп, 1 литр сөтне 46сум 50 тиенгә сатты. КФХ “Дәүләтов”бәрәңге белән сәүдә итте. Аның беренче сатып алучысы Азгар Галимов ике центнердан артык бәрәңге сатып алды. Наратлы Кичү авыл җирлегеннән килгән Гөлфия Минһаҗеваның каз, үрдәк, тавык итләрен тиз арада сатып бетерде. Ярминкәдә ит күп иде, аны 280-320 сумга саттылар, кайсыбер кеше хәтта ботлап алды. Район ветеринария берләшмәсе халыкка күрсәтү, аңлату өчен төрле җиһазлар, препаратлар алып чыккан, ярминкәгә килгән халык алар белән кызыксынды, тотыпта карады, сатып алды. Балык участогы 600 килограммнан артык алып чыккан, балыкның ниндие генә юк. Минзәлә урман хуҗалыгы утын, миннек, пычкы чүбе,миләш, зәңгәр чыршы, нарат үсентеләре алып чыккан.Ярминкәгә килгән халыкка райн мәдәният бүлеге хезмәткәрләре җырлы-биюле тамаша да күрсәттеләр.

Шәһәр халкы ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясен чагыштырмача арзан бәядән сатып алды. Бу ярминкәдә сарык, сыер, кош итләренә сорау зур булды, бәрәңге, кишер, суган, чөгендергә ихтыяҗ зур, аларны халык капчыклап алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X