Җәмгыять рубрикасы буенча яңалыклар
-
Эльмира Гареева: "Артист кеше универсал булырга тиеш"
Халкыбыз театр ярата. Театрлар да күп, ләкин тамашачыга үзе яшәгән урындагы, үзе белгән артистларның уены күбрәк ошый торгандыр. Ике дистә ел буе Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында иҗат итүче, күптән түгел Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булган якташыбыз, Бикбау авылында туып-үскән Эльмира Гәрәева тамашачының игътибарын, ихтирамын казанган...
-
Минзәлә нәниләре Җәлил шигырьләрен яттан сөйли
2016 ел бөек шагыйребез, халкыбызның данлыклы герое Муса Җәлилнең тууына 110 ел. Бу зур дата Республикабызда гына түгел татарлар яшәгән һәр төбәкләрдә билгеләнеп үтелә. Нәни балаларга әдәби-эстетик тәрбия бирү һәм аларда әхлак сыйфатлары булдыруда татар балалар шигьриятенең роле чиксез зур. Мәгънәви эчтәлеге белән сабыйлар күңеленә, нәк аларның хис-кичерешләренә якын, аңлаешлы...
-
Наратлы Кичү авылында Муса Җәлилне искә алдылар
Наратлы Кичү мәдәният йортында М. Җәлилнең 110 ел туу уңаеннан «Гомерем минем моңлы бер җыр иде» дигән әдәби-музыкаль кичә узды. Кичә мәктәп укучылары, балалар бакчасына йоруче балалар, «Рэйхан» вокаль ансамбле катнашында үтте.
-
Минзәлә район мөхтәсибәте балалар өчен викторина игълан итә
Кадерле балалар! Әссаләмугаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү. Сезгә Аллаһының саләме, рахмәте һәм бәракәте булсын. Менә сезнең өчен кечкенә генә викторина оештырмакчы булдык, Аллаһы ахырларын хәерле кылса иде. Олимпиадада 15 яшькә кадәр булган балалар катнаша ала. Сорауларның 90% ына дөрес һәм тулы җавап биргән кеше җиңүче дип табыла һәм төп призга...
-
Намус акчадан кыйммәт
Безнең һәркайсыбыз - дәүләтнең бер гражданы. Илебезнең киләчәге безнең кулларда. Үзебез яшәгән вакытта төрле хәлләр белән очрашырга туры килә. Һәм төрле безгә таныш булмаган терминнар белән дә очрашабыз. Мәсәлән: "Ришвәт", "Коррупция". Ә нәрсә соң ул ришвәт һәм коррупция? Мин татар теленең аңлатмалы сүзлегенә күз салдым, анда: "Ришвәт - билгеле бер...
-
Ел саен 20 баш үгез
Югары Тәкермән авылында мөгезле эре терлек тотучылар шактый. Шуларның берсе Нәсим Хасаншин бүгенге көндә 40 баш мөгезле эре терлек тота, шуның икесе савым сыеры, калганнары симертүгә куелган үгезләр. Ул ел саен 20 баштан артык үгезне суеп, эшкәртеп кулланучыларга озата. Нәсим алдагы елларда симертүгә куелган үгезләрнең баш санын 100 башка җиткерергә...
-
Минзәлә шәһәренең 5 нче балалар бакчасында "Өч кыз" әкияте сәхнәләштерелде
Биредә балаларга бик еш кына үзләрен артист итеп тоярга мөмкинлек бирәләр - татар телендә спектакльләрне даими куялар. Спектакльгә әзерлек барышында балалар белән бик күп эшләр эшләнде: татар орнаменты белән калфак, читекләр бизәдек, рәсемнәр төшердек, әниләр турында шигырьләр, җырлар, мәкальләр өйрәндек. Без әкиятне кичке утырулар, уеннар белән башлап җибәрдек. Спектакльдә бер...
-
Вәсилә Фәттахова: «Һәр яшәгән көнне олы бүләк сыман кабул итеп, шатланып яшәргә язсын!»
Вакытсыз арабыздан киткән Вәсилә Фәттахова белән өч ел чамасы элек матбугатта чыккан әңгәмәләрнең берсен тәкъдим итәбез. Аның сүзләрендә ихласлык, яшәү дәрте, гадилек, киләчәккә өмет... Сәхнәдә дәртләнеп җырлап торганда, кинәт аппаратурасы сүнеп, заманча көйләрне баянга башкарып чыккан. Концертка ашыкканда, юлда зур бөкегә эләккәч, машинаны юл уртасында калдырып, сәхнә киемнәре белән тиешле...
-
Кеше китә – җыры кала...
Ап-ак карлы салкын кыш көнендә туып, шулай укап-ак кыш көнендә арабыздан китеп барган Марселебезгә быел 54 яшь тулган булыр иде. Вафатына бер ел тулган шушы көннәрдә Казанда "Уникс"залында иҗатташ дуслары 29 гыйнварда зур итеп аны искә алу кичәсе үткәрергә җыеналар. Йөзгә якын җырлар иҗат иткән, яшәү чорында үз җырларыннан торган...
-
Китапханәләр вакытлы матбугат алдыра
Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы агымдагы елның беренче яртысына илледән артык төрдәге газета-журналларга язылды. Район бюджетыннан бүлеп бирелгән 41 мең сумнан артык акча 32 данә район газетасына язылу мөмкинлеге бирде. Республика бюджетыннан 317 мең сумнан артык акча бирелгән. 29 авыл китапханәсенең һәрберсенә берәр федераль газета ("Труд" яки "Российская газета"), бер республика...
-
Су саклау зоналары елы
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә 2016 ел Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. ТР Министрлар Кабинетына бер ай эчендә Татарстанда Су саклау зоналары үткәрү буенча оештыру комитетын төзеп, аның составын расларга, шулай ук өч айда төп чаралар планын расларга тәкъдим ителә. Моннан тыш, Татарстан муниципаль районнары һәм шәһәр...
-
Татарстанда яңа закон кабул ителде: авылларга ярдәм - 200 миллион сум
Киләсе елдан башлап, Татарстанда шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны махсус закон яклаячак. Бүген Дәүләт Советы депутатлары шул турыдагы закон проектын икенче, өченче укылышларда кабул итте. Документ кысаларында 2016 елда Татарстанның крестьян-фермер хуҗалыкларына 200 миллион сум күләмендә финанс ярдәме бүленәчәк. Бу законны кабул итү юкка түгел, блигеле. Хәзерге вакытта Татарстан авылларында барлыгы 915...
-
Мәүлид ае мөбәрак булсын!
Бисмилләәһиррахмәәниррахиим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәлә-миин вәссаләәтү вәссәләәмү гәләә хайри халькыйһи Мөхәммәдиү вә әәлиһи вә сахбиһи әҗмәгин. Барча мактауларыбыз Аллаһы Раббыбызга. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа сал-ләллаһү галәйһи вәссәләмгә салаватларыбыз, ә сезләргә мөхтәрәм газиз дин кардәшләрем Аллаһы Тәгәләнең сәләме, рәхмәте һәм бәракәте булса иде. Әссәләмү гәләйкүм үә рәхмәтуллахи үә бәрәкәтүһ! Белгәнебезчә 12 нче декабрьдә...
-
“Хакимиятне сатып алучылар аннан табыш алырга күнегәләр”
Аристотель Безнең илебездә һәр нәрсәне сатып алып һәм сатып була: мәктәп билгесеннән алып Дәүләт Думасындагы законнарга кадәр. Коррупция гражданнарның хокукларын боза, аларны нормаль рәвештә, закон кысаларында үз эшчәнлекләрен башкару мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Шулай ук коррупция ярлыларның тагын да ярлылануын, ә байларның тагын да баюын китереп чыгара. Халыкның тормыш дәрәҗәсе начараю...
-
Минзәлә районының Иркәнәш авылында 95 яшьлек юбиляр яши
-Яшьтән эшләп үскән кешенең организмы нык була. Эш кешене чыныктыра, тәрбияли. Мин яшьтән төрле авыр эшләрдән курыкмыйча, хезмәт сөеп яшәгәнгә шушы яшькә җиттем, - ди Иркәнәш авылында яшәп, 17 декабрьдә 95 яшен тутырган Сафия Латыйпова. Яшьлеге авыр елларга туры килгән әбекәйнең картлыгы бик рәхәттә, кызы Зөләйха һәм кияве Мирфаяз гаиләсендә...