Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

27 нче ноябрьдә әниебез, Татар Мөшегесе авылында гомер итүче Лена Мөбәрәк кызы САЛАХОВАга 55 яшь тулды!

27 ноябрь 2022, 07:36

321

0

0

27 нче ноябрьдә әниебез, Татар Мөшегесе авылында гомер итүче Лена Мөбәрәк кызы САЛАХОВАга 55 яшь тулды!

Бу гаиләбезөчен якты, илаһи зур бәйрәм!

Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче әниебез!

Син – сабыр, тырыш, чырыш, авырлыкларга каршы торучан, көчле рухлы, таләпчән, назлы, безнең өчен тормыш өлгесе булдың. Безнеӊ ныклы терәгебез, киӊәшчебез, таянычыбыз.

Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,

Исле гөлләр белән җир ямьле.

Йолдызлардай якты, гөлдән гүзәл

Синең белән туган йорт ямьле.

Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән күркәм юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Әти белән тигезлектә, сау-сәламәт булып, безнең уңышларга сөенеп, туганнар, күршеләр, хезмәттәшләреңнең хөрмәтен тоеп, алга таба да борчу-мәшәкатьләрсез, авырмыйча, хәерле озын гомерләр насыйп булсын сиңа.

Яшик әле, әни, бирешмичә,

Баш имичә кырыс җилләргә.

Яшә җирдә матур гөлләр булып,

Терәк булып безнең иңнәргә.

Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,

Кунагы бул якты дөньяның.

Озак яшә утын сүндермичә,

Балаларың үскән ояның.

Сине яратып, хөрмәт итеп әтиебез, балаларың: Гөлназ-Рамис, Миләүшә-Ильшат, Фәнзил-Резеда, оныкларың: Зәлинә, Мәрьям, Ләйлә, Ильвина.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев