3 нче январьда Кадрәк балалар бакчасында тәрбияче, мәктәптә тарих укытучысы булып эшләүче кызым, әниебез, әбиебез, сеңлебез Ландыш Алексеевна Гыйләжеваның 50 яшьлек юбилее
Поздравления

3 нче январьда Кадрәк балалар бакчасында тәрбияче, мәктәптә тарих укытучысы булып эшләүче кызым, әниебез, әбиебез, сеңлебез Ландыш Алексеевна Гыйләжеваның 50 яшьлек юбилее

Ап-ак кыш көнендә тугангамы күңеле белән пакъ, хезмәт сөючән, ярдәмчел, һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы, изге күңелле Ландыш тормыш иптәше Ильсур белән ике ул тәрбияләп үстерделәр. Уллары икесе дә армия сафларында хезмәт итеп кайтып, бүгенге көндә үтә дә җаваплы эшләрдә эшлиләр.

Без аны шушы күркәм бәйрәме белән чын күңелдән котлап, киләчәктә дә эшендә зур уңышлар, гаилә иминлеге, исәнлек-саулык теләп калабыз.

Аны яратып әнисе Вәсилә, тормыш иптәше, уллары-киленнәре, кечкенә Ясминә. Бу теләкләргә апасы Лилиянең гаиләсе дә бик теләп кушыла.

Нет комментариев