Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез – Дмитрий Павлович ЮЗМАНОВ! Сине 75 яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз.
Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән сезгә күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белгәнең өчен, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Син оныкларыңа да, туганнарыңа да үрнәк! Быел әле сезнең әни белән алтын туегыз да!
Җирдә яшәү – сынау бит ул, диләр,
Авырлыкны бергә җиңдегез,
Тормыш сукмагыннан бергә атлап,
Алтын туегызга җиттегез!
Ходай биргән олы бүләк бит ул –
Тигезлектә гомер итүләр,
Язмыш салган урау юллар аша
Иңне-иңгә терәп үтүләр.
Тормыш йөген бергәләшеп тарту
Ямьләндерә яшәү мәгънәсен.
Шатлыклар да, әрнеп елаулар да
Бергә кичерелгән, һәммәсе…
Тагын бик күп еллар тигезлектә
Үрнәк парлар булып яшәгез,
Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,
Балкып торсын тормыш гөлегез!
Иң изге теләкләр белән: Альбина-Олег, Лилия-Рәис, Сережа-Чулпан, Руслан-Гөлия һәм оныкларыгыз.
Нет комментариев