Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Гөлнара Самаркина: «Үз-үзеңә ышану өчен үзең булырга кирәк»

«Минзәлә-информга» биргән интервьюсында психологик практика алып баручы Гөлнара Самаркина үз-үзеңә ышаныч тәрбияләү буенча киңәшләре белән уртаклашты.

Әңгәмәдәш — Илшат ВАГЫЙЗОВ

— Гөлнара Әзһәровна, иң элек үз-үзеңә ышанычның нәрсә икәнен билгеләп үтик?

— Үз-үзеңә ышану — үзеңне теләсә нинди ситуациядә дә алдыңда торган бурычларны үти һәм үз чикләреңне яклый алырлык итеп хис итү. Үз-үзеңә ышаныч ниндидер шикләр яки камил булмаган сыйфатларның гел булмавын аңлатмый. Һәм бу нормаль күренеш — үз-үзенә ышанган кеше хаталар җибәргән очракта да алар нигезендә үзе өчен яңа әйберләргә өйрәнергә сәләтле. Һәм киресенчә: үзен көчсез, сәләтсез, дип санаганда, кешедә үз-үзенә карата ышаныч хисе дә булмый.. 

— Кеше өчен үз-үзеңә ышаныч нәрсәсе белән мөһим? 

— Үз-үзенә ышанган кеше тиз һәм нәтиҗәле карарлар кабул итә, ситуацияне һәм куркынычларны реаль бәяли белә, максатлар куя һәм эзлекле рәвештә аларны тормышка ашыра. Ул үз фикер-карашларын яклый, башкалар белән ышанычлы коммуникация төзи, шул ук вакытта башкаларга зыян салмыйча, шәхси чикләрне билгели белә. Үз-үзенә ышанган кешеләр яңа күнекмәләр үзләштерергә әзер, яңа тәҗрибәгә ачык. Ягъни. алар комфорт зонасыннан чыгарга әзер. Үз-үзләренә ышаныч аларга карьера үсешенә, сәламәт мөнәсәбәтләр төзергә ярдәм итә. 

— Үз-үзеңә ышанычны ничек тәрбияләргә?

— Үз-үзеңә ышаныч тәрбияләү гади дисциплинадан башлана: болар — көндәлек режим буенча яшәү, яхшы итеп йоклау, физик күнегүләр ясау, яхшы итеп ял итү, сыйфатлы, файдалы ризыклар ашау, яхшы итеп киенү. Әйләнә-тирәбезнең нинди булуның да йогынтысы зур. Үз-үзләренә ышанган һәм сезгә ярдәм итергә әзер булган кешеләр белән аралашып яшәгез. 
Үзеңнең көчле һәм йомшак якларыңны яхшы белү мөһим. Кайбер эшләр сезне депрессиягә куып кертергә һәм үз-үзеңне бәяләүне киметергә мөмкин, ә икенчеләре, киресенчә, ышаныч өсти, һәм сез үзегезне яхшырак, ышанычлырак, көчлерәк хис итәсез. Үзегез өчен нинди эшләрне рәхәтләнеп башкаруыгызны, сезне нәрсәләр көчле һәм ышанычлы итүен, бу эшләрне башкарып чыгу өчен нинди талантлар һәм сыйфатлар кирәклеген билгеләгез. Моннан тыш, үзең һәм башкалар белән намуслы булырга өйрәнергә кирәк. Үз-үзеңә ышаныш булсын өчен, беренче чиратта һәрвакыт үзең булып калырга кирәк.

— Еш кына күпләр ниндидер яңа яисә тормыштагы кардиналь үзгәрешләр белән очрашканда ышанычларын югалта..

— Әйе, нәтиҗәсе әле тәгаен билгеле булмаган яки моңарчы тормышта очрамаган, аларны уңышлы итеп үткәреп җибәрү булмаган нәрсәләр белән очрашканда югалып калырга мөмкин. Барыбыз да беләбез: якынча бер яшь булганда бала йөри башларга өйрәнгәндә, аның беренче адынары әле ышанычсыз була, һәм вакыт узгач кына, ул ныклырак, ышанычлырак адымнар белән атлый башлый. Аннары ул йөгерә, сикерә дә башлый. Ышаныч тәҗрибә белән килә. Ә тәҗрибә гамәлләр белән: син нәрсәнедер күп тапкырлар эшләгәндә генә килә. Иң мөһиме, үз куркуыңа һәм шик-шөбһәләреңә карамастан, бары тик эшли башларга гына кирәк. 

— Балаларга үз-үзеңә ышанычны ничек тәрбияләргә?

— Үз-үзеңә ышаныч тәрбияләү — ул эзлекле процесс. Һәм бу процесс гаиләдә кечкенәдән үк башлана. Балалар — ата-аналарның көзгесе. Ягъни, әти-әниләре ниндидер очракларда нәрсә эшләгән, үзен ничек тоткан, балалары да нигездә шулай эшли. Балаларыгызның үзегез белән чагыштырганда яхшырак, үз-үзләренә ышанычлырак булып үсүләрен телисез икән, үз-үзегезне тотышыгызны үзгәртегез. Балаларыгызда белем алуга кызыксыну уятыгыз һәм аларны эштән курыкмаска өйрәтегез.
Бала гаиләдә үзен яратуларын, теләсә нинди ситуациядә дә ышанычылы терәк булачакларын, әгәр ул ялгышкан икән — аңа моны аңларга һәм ялгышын төзәтергә ярдәм итәчәкләрен аңлап үсәргә тиеш. Каты тәнкыйтькә юл куймагыз. Һәрвакыт ачуланып тору, башкалар белән чагыштыру, басым ясау түбән үзбәя формалаштыра.

— Ничек итеп үз-үзеңә ышанычны һәм эгоизмны бутамаска?

— Әгәр үз-үзеңә ышаныч үзеңә һәм башкаларга хөрмәт белән бәйле булса, эгоизм — үз теләкләреңә һәм файдаңа гына игътибар итү, кайчакта хәтта әйләнә-тирәдәгеләргә зыян китереп, бары тик үз иминлегең турында гына кайгырту ул. 
Үз-үзенә ышанган кеше үзенең көчле якларын һәм чикләрен белә, ләкин башка кешеләрнең ихтыяҗларын һәм перспективаларын да исәпкә ала. Ул үз чикләрен яклый ала, агрессиясез «юк» дип әйтә белә һәм башкаларның чикләрен хөрмәт итә.
Эгоист еш кына манипуляцияли, әйләнә-тирәдәгеләр өчен нәтиҗәләрне исәпкә алмыйча, үз мәнфәгатьләрен башкаларның мәнфәгатьләреннән өстен куя. Мөнәсәбәтләрдә ул ситуацияне контрольдә тоту һәм өстенлек алу теләгенә таяна.
Ышанычлы кеше эмпатиягә сәләтле: үзен башкалар урынына куя, сораулар бирә һәм тыңлый, үз ихтыяҗларын башкаларга хөрмәт белән белдерә белә. Тәнкыйть кабул итә һәм үз хаталарыннан өйрәнә белә. Эгоист тәнкыйтьне куркыныч дип кабул итә һәм үзен яклый башлый. Ә еш кына, конфликтка кермәс өчен, башкаларның үтенечләренә ризалаша, хәтта бу аның чикләрен бозса да. Һәм башкаларга ярдәм итәргә дә аны чын күңелдән ярдәм итәргә теләге түгел, ә башкалар алдында яхшы булып күренергә теләге этәрә. Шул рәвешле, эгоизмны тышкы катлау гына, дисәк тә була, ә тирәнгәрәк кергәндә исә гадәттә ул кадәр матур булмый. 

акцент
Ата-аналар үз балаларына акыллы, малайларга — көчле, кызларга — чибәр, аларның барысы да килеп чыгачак, дип әйтергә тиеш. Әмма шул ук вакытта балаларыгыз башка барлык кешеләр дә шундый ук матур сыйфатларга ия булуын аңларга тиешләр. Балага шуны белеп үсү мөһим: аны кемнәндер нәрсәдәдер өстен булганлыгы өчен түгел, ә бәлки болай да, тормышка илгәне өчен генә дә яраталар, һәм шул ук вакытта ул Галәмнең үзәге түгел. Бар нәрсәне дә рөхсәт итмәгез. Бала аңа барысы да ярый һәм бөтен кеше дә аңа нәрсәдер тиешле, дип үссә, анда арттырылган үзбәя формалаша.

Фотография Гөлнара Самаркинаның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев