Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Минзәлә районында мөлкәт салымының 31,5%ы җыелган

Физик затлардан җыелган салым тулысынча җирлек бюджетында кала.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Район финанс-бюджет палатасыннан алынган мәгълүматлар буенча, 23 октябрьгә район буенча җыелган мөлкәт салымнары 31,5% тәшкил итә. Салым яхшы җыелган авыл җирлекләре исемлегенә Иркәнәш — 58%, Урыс — 50%, Тауасты Байлар — 49% авыл җирлекләрен кертергә мөмкин. Ә бу юнәлештә эшне Юшады— 22%, Коноваловка — 25%, Яңа Маҗын — 26% авыл җирлекләренә көчәйтергә кирәк.

Хәбәрләр салым түләүченең шәхси кабинетына килә, ул һәркемдә ачык булырга тиеш. Өч салым да бер түләү белән түләнә. Әгәр сез бөтен сумманы берьюлы түләмисез икән, түләү пропорциональ рәвештә бүленә һәм һәр салым буенча недоимка исәпләнәчәк.

Салымны түләү юллары төрлечә: Q-код буенча банкның мобиль кушымтасы аша яки банк бүлекчәсендә түләргә мөмкин. Тагын бер юл — салым түләүченең шәхси кабинетында. Шулай ук «Налог. ру» сайтында банк картасы буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев