С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры зурлар өчен генә спектакльләр куеп калмыйча, балалар бакчалары нәниләре һәм мәктәп укучылары өчен дә тәрбияви спектакльләр чыгара, фестивальләр уздыра.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
30 май — 1 июнь көннәрендә театрда «Ләкләк» II Бөтенроссия бэби-театрлар фестивале уза. Россиянең төрле почмакларыннан килгән театр артистлары өч көн дәвамында нәниләр өчен спектакль күрсәтәчәк. Нинди спектакль, яшь чикләүләре, билет бәясе белән театрның үз сайтыннан танышырга мөмкин.
Бэби-театр фестивале кысаларында Минзәлә татар дәүләт драма театры исә кече залда Ю.Устюговның «Гаҗәеп көн» — «Удивительный день» спектаклен күрсәтәчәк.
Нет комментариев