Минзәләдә кич белән кая барырга
Ленин паркын Чулман аръягының иң истәлекле урыннары исемлегенә кертергә мөмкин
Күпләр кич белән эштән соң яки ял көннәрендә балалар белән кая барырга дип баш ваталар. Минзәләдә шундый объектларның берсе – Ленин исемендәге парк.
Соңгы елларда дәүләт программаларында катнашу нәтиҗәсендә Ленин паркы елдан-ел заманча күренеш ала һәм яңа арт-объектлар белән тулылана.
Паркның Яр буе зонасын билгеләп үтәргә кирәк, аннан Минзәлә елгасының матур күренеше ачыла. Сүз уңаеннан, монда монокльләр да бар.
Шәһәрлеләр һәм туристлар үзләре парк буйлап йөреп, үзләре өчен күңелле ачышлар ясасын өчен, барлык истәлекле урыннарның фотоларын аңлы рәвештә бастырып чыгармыйбыз. Бары тик шуны гына тулы ышаныч белән әйтергә була: монда һәркем матур урыннар таба алачак, шул исәптән фотосессия өчен дә.
Паркта стадион да бар. Спорт белән шөгыльләнү өчен бушлай кая барырга уйлаучылар өчен бик яхшы вариант. Әмма кич белән йөгерү юлы буш иде…
Ленин паркы шәһәр, район тормышында да зур әһәмияткә ия: биредә 9 Май хөрмәтенә чаралар, җәйге вакытта да, кышкы вакытта да төрле спорт ярышлары уза.
Кунакларның парк инфраструктурасына сак карауларын, монда чисталык һәм тәртип саклауларын телисе генә кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев